Минтимер Шәймиев «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи фестивалендә булды

Болгар тарихи-археологик комплексына Россиянең 30 төбәге, Беларусь, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләрне яратучылар җыелды. Россия туроператорлары фестивальгә Ярославль, Рыбинск, Тутаево, Кострома, Иваново, Курск, Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм илнең башка шәһәрләреннән махсус турлар оештырган.

Фестивальнең максаты -  XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү.

«Бөек Болгар» тарихи фестивале беренче тапкыр 2014 елда оештырылды.  Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, «Яңарыш» республика фондының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыны Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Валиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов катнашты.

Борынгы Идел Болгары җиренә аяк баскан кунакларны сәламләп, Минтимер Шәймиев: «Былтыр фестивальгә нигез салынды, хәзер ул көч туплый, җәлеп итүчәнгә әверелә һәм сезнең өчен бөтен шартлар тудырылуга бернинди шик тә юк, чөнки бу соңгы елларда без алып барган эшләрнең дәвамы булып тора. Без республикабызның ике тарихи шәһәре - федераль дәрәҗәдәге һәйкәлләр - Болгар белән Зөяне торгызабыз. Әлеге тарихи урыннарда ни генә эшләсәк тә, бу безнең күп милләтле халкыбызга һәм бу тарихи урыннарга килгән кешеләргә ошасын дип эшлибез. Белгәнегезчә, Болгар Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелде. Тарихи объектлар торгызылган вакытта тарихчы, археолог, реставратор һәм башка галим һәм белгечләрнең роле бик зур. Әмма,  борынгы чор вакыйгаларын реконструкцияләү белән шөгыльләнеп, сез башкарган эшләр алар хезмәтеннән аерыла һәм безнең мирасны саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру эшендә аның үз урыны бар», - диде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе бүгенге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм сабырлык, түземлек теләде. Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үз чыгышында Минтимер Шәймиевкә фестивальгә теләктәшлек иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук оештыручылар командасы, бигрәк тә волонтерларга рәхмәт белдерде. 

Бу ярышларда Татарстан данын тарихи клубларның берләшкән командасы яклый. Аның составында  - 19-30 яшьлек 24 кеше. Команда Алтын Урда чоры киемнәреннән һәм шушы чор кораллары белән коралланган. Россия җыелмасы «Россия-1», «Россия-3» командалары - тарихи урта гасырлар сугыш буенча хәзерге дөнья чемпионнарыннан тора.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/15/112512/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7383
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3047
    3
    39
  • 4287
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3224
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан