Логотип
Яңалыклар

«Мин һаман да күктән йолдыз чүплим» яки Роберт Миңнуллин апгрейд ясый

“Мин яшимен сезнең арагызда...” – 12 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган кичә шулай дип аталды. Түгәрәк даталарны билгели торган кичәләрдән форматы белән дә, стиле белән дә иң аерылып торганы булгандыр ул, мөгаен. 

Формат дигәннән, Роберт тагын мөгез чыгарамы әллә, дип уйлый күрмәгез. Мөгез чыгармады: шул ук сәхнә, шул ук зал, шул ук Роберт абый, шул ук укучылар. Әмма ул залда да, сәхнәдә дә иде. Һәм кайтырга чыккач, транспортта вакытны бушка уздырмас өчен (һәм тотрыклы гадәт буенча) инстаграмга керүгә – анда да. 

Әнә, бер генә түгел, ә берьюлы дүрт шагыйрь (шагыйрьләр образында Кариев театры артистлары Булат Гатауллин, Илфат Гыйбадуллин, Илназ Хәбибуллин һәм Идел Кыямов) шигырьләр укый. Шигырьләре безгә таныш хикмәтле телдә, хәтта патетикасы да шул ук, әмма моңа кадәр бик күп мәдәни һәм шәхси кабул итү катламнары астында калган тагын бер – төпкел катламы бу дөнья каршына киндер күлмәк, киндер ыштан киеп, яланаяк чыгып басуы белән – көтелмәгәнчә.  

Аның мәхәббәт лирикасы да моңа кадәр монолог итеп кенә тыңлана иде. Искиткеч диалог. Шагыйрьне гашыйк иткән ул хатын-кыз әкият дөньясында яши торган гүзәл түгел, ә гап-гади җир кызы (Кариев театры артисткасы Гөлназ Галимуллина башкарды). Мәхәббәттә диалог булу бу җирдә яшәтә торган бәхет ачкычы түгелмени? 
Татар шигъриятендәге туган авылны, әниләрне сагыну, аның табигатенә дан җырлау мотивлары соңгы вакытта модада түгел (хәзер шигырьдән асфальт исен эзлиләр) йә булмаса хайпта түгел дип әйтик инде. Ә Роберт абый нәкъ шушы темаларны лирик планда да, патетика белән дә укучыларына җиткерә тора һәм оттырмый. Инстаграмдагы аккаунтын бүген 19 меңгә якын кеше юкка гына карап бармый бит.  

Мәйдан тота торган шагыйрьләрне бездә әле, рус әдәбиятына ияреп, трибун дип атау гадәттә. Төркиләрдә аларны чичән, диләр. Роберт абыйны да без 90 еллардан соң бигрәк тә хрестоматик образда чичән шагыйрь итеп күрергә ияләшкән. Билгеле, чичәнлеккә мәйдан кирәк, халык кирәк. Шуңадырмы, Роберт абый бүгенге көндә иң актив инстаблогерларның берсе булып китте. Шагыйрь анда безнең өчен бөтенләй яңа яктан ачылды. Ул “чалбарын пычратып бетергән тиен” белән дә үз итеп сөйләшә. Мондый яңаруны хәзер апгрейд, диләр. Һәм шагыйрь Роберт Миңнуллинның юбилей кичәсе нәкъ шушы апгрейдка корылган иде (сценарий авторы – Луиза Янсуар, режиссеры – Әминә Миндияр). Шуңа да анда иске җырларның яңача башкарылышы да, иске авыздан яңгыраган яңа сүзләр дә, Дәүләт җыр һәм бию ансамбеленең классик “Татар биюе” белән ассоциацияләргә корылган яңача бию дә, юмор белән җитдилек тә гармониядә иде.  

Юбилейга бүләк итеп, гадәттә, орден-медаль яисә Рәхмәт хаты бирелә. Роберт Миңнуллинны  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил ШәйхразиевТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлап, машина ачкычы тапшырды. 

Ул кичтә Роберт абый шундый төрле һәм шундый таныш иде. Ул гүя “Күрдегезме мине, миңа болай рәхәт, сезгә ничек?” – диде. Һәм һәйкәл түгел, тере шагыйрь иде ул...  
                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар