Лилиянең яңа китабы чыкты

Лилия Сәләхетдинованың өченче китабы дөнья күрде. «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең «Зур Казан» типографиясендә нәшер ителгән әлеге басманы тәкъдим итү кичәсе дә булачак.
Лилия Буа районы Күл-Черкен авылының үзенчәлекле кызы. Тумыштан гарип булса да, гомерен коляскада уздырырга дучар ителсә дә, гаҗәеп күңел байлыгына ия ул. Туган һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп, кечкенә генә шатлыкка да куана белеп яши. Әле тирә юньдәгеләргә, үз шигъриятенә мөккиббәннәргә яшәү дәрте дә бирә белә ул.
Шуңа күрә аңа башкалар да тартыла. Күңел түреннән чыккан әсәрләренә композиторларыбыз көйләр иҗат итә. Җыр сөючеләребез аның җырларын Лилия Хәмитова, Рамилә-Рәзилә Батыровалар, Гөлназ Шакирова, Булат Җиһаншин, Ринас Әхмәтов, Миләүшә Сәгъдуллина һ.б. башкаруында белә.
Лилиянең өч җырына - «Мәхәббәтсез булмый дөньяда» (Оскар Усманов көе), - «Мин синең белән» (Булат Җиһаншин көе), «Яшиселәр килә» (Ринас Әхмәтов көе) клип та төшерелгән.
- «Иҗатка, шигъриятькә кереп китүем 1996 елның көзендә булды, - ди Лилия. - Ә яңа «Ярдәм» дип аталучы китабымда төрле темаларга кагылышлы шигырьләр һәм җырлар урын алган. Аларның барысы да дөньяга яратып караудан, тормышны яратудан туган. Аралашучан булуым миңа тирә-яктагы кешеләр белән элемтә төзүне җиңеләйтә».
Күңел төшенкелегенә бирелмәү өчен шагыйрәбез тормышта артык уйларга вакыт калдырмаска кирәк, дип саный. «Үзеңне гел нәрсә белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк», - ди Лилия.
Лилия Сәләхетдинова «Ярдәм» мәчетендә узган ислам курсларына килә. Шул вакыт эчендә биредә ул үз кешегә әйләнеп куя. «Ярдәм»дәге кешеләр арасында бик тиз арада дустанә мөгаләмә урнашты. «Ярдәм» мәчете ул инвалидларны тернәкләндерү үзәге дә булу сәбәпле, кешеләргә төрле яклап зур булышлык күрсәтә: кешене үзен кирәкле итеп тоярга мөмкинлекләр бирә, дөрес, ә иң мөһиме, файдалы яшәргә өйрәтә. Бирегә килгән инвалид укучылар үзләрен һәрьяклап сәламәт хис итәләр һәм бу хисне күңелләрендә саклыйлар. Ә инде шул мизгелдән аларның тормышлары үзгәрә, алар бу хисне өйләренә алып кайталар, үзләрен мескен итеп тоюдан туктыйлар», - ди Лилия.
Яңа гына табадан төшкән китапта Лилиянең соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре урын алган. Әлеге китап мәхәббәт һәм мәңгелек турында. Басмага кереш сүзендә халык шагыйре Разил Вәлиев болай дигән:
«Берәү – сау, берәү – серле...» - дип яза Лилия, әмма нинди чир турында икәнен әйтми. Ә бу дөньяда тәне таза булып та, күңеле-җаны хаста булган күпме кеше бар. Лилиянең, киресенчә, күңеле - сау, аның иҗаты, шигырьләре сәламәт. Аларда син өметсезлек хисе, язмыштан зарлану, сыкрану, дөньяны-тормышны каһәрләү кебек яман уй-фикерләрне таба алмыйсың.
Нинди рәхәт бит бу тормыш -
Авырлыклар җиңсәң!
Үз-үзеңне ышандырып:
«Яшим әле мин!» - дисәң!
Бу шигъри юлларны мин аның «Күңелем көндәлеге» исемле беренче китабында күреп: «Каян килә икән бу орчык кадәрле генә кызга шушы хәтле ихтыяр көче» дип уйлап куйган идем. Тормыштан ямь таба белү, Ходай Тәгалә биргән бердәнбер гомерен мәгънәлерәк итәргә омтылу, үз борчу-хәсрәтләрен онытып, кеше кайгысын бүлешергә тырышу Лилиянең менә бу яңа китабындагы шигырьләренә дә хас төп сыйфаттыр.
«Биюченең итәге бии-бии кыскара, гармунчының бармагы уйный-уйный остара», - дип җырлыйлар иде безнең авылда. Лилиянең дә шигырьләре көннән-көн камилләшә, фикерләре тирәнәя, рифма-ритм чатаклары кими бара. Иң мөһиме - ул ни өчен, кем өчен язганын, иҗат иткәнен, димәк ни өчен яшәгәнен белә. Тормышындагы кебек, аның иҗатында да үз юлы, үз кыйбласы, иманы бар”.
Лилия Сәләхетдинова «Иҗатымда минем тормышышым» (2012), «Күңелем көндәлеге» (2013) җыентыклары авторы.
20 гыйнвар көнне сәгать 10.00да «Ярдәм» мәчетендә җырлар авторы, шигырь җанлы Лилиянең “Ярдәм» дигән китабын тәкъдим итү чарасы узачак. Китап Казан мэры ярдәмендә дөнья күрде.
мәгълүмат биредән алынды: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/40516-liliyane%D2%A3-ya%D2%A3a-kitabyi-chyiktyi.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.