6 июньдә Казанның Кремль яр буенда «Корбан-фест» бәйрәме узачак. Чарада балалар һәм яшүсмерләр арасында грэпплинг көрәше буенча турнир, төрле лекторийлар, остаханәләр, «Елмай» паркында балалар өчен күп төрле чаралар планлаштырылган. Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлаячак, дип көтелә.
Оештыручылар бәйрәмгә елдагыча 10 меңләп катнашучы килер дип көтә. Татарстаннан гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә кунакларны чакырып калалар. Алар әйтүенчә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Мәскәү, Дагстан, Кавказ республикаларыннан да килгәннәр, ләкин әлегә Казандагы кебек зур масштабта уздыручылар юк икән.
Бәйрәмнең программасы бик бай. Аның белән «Корбан-фест» телеграм-каналында танышырга мөмкин. Хатын-кызлар өчен аерым шатерда төрле спикерлар чыгыш ясаса, ир-атлар өчен каршылыклар аша үтү ярышы каралган. Балалар өчен 30 лап мастер-класс бушлай оештырылачак. Аерым бер урында балалар үзләре кебек балаларга төрле эшләнмәләрен сатачак. Аниматорлар, жонглерлар булачак. «Күп вакыт балалар Корбан бәйрәмен күрми, белми кала. Иртәнге якта намаз укыла, аннары әти-әниләр корбан чалу белән мәшгуль була. Шуңа күрә бәйрәмне күбрәк балалар өчен уздырабыз. Монда дини якка гына бору дөрес булмас, чөнки чарада төрле конфессия кешеләре катнаша. Безнең бәйрәм һәркем өчен дә ачык. Көрәштә җиңгән балага сарык та бүләк итәчәкбез. Анда катнашу өчен 150 дән артык бала теркәлде инде», – диде «Алтан» мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова.
Шул ук мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин 6 нчы июнь көнне Корбан гаете намазына мәчетләргә иртәнге сәгать 3 тән дә соңармыйча килергә киңәш итте.
Казанда 87 мәчеттә сәгать 2 белән 3 арасында иртәнге намаз укылачак. Иртәнге сәгать 3 тә вәгазь башланып, 4 нче яртыга кадәр дәвам итәчәк, аннары Гает намазы укылачак. 3 сәгать 40 минутта хөтбә, Коръән уку белән тәмамланачак. Корбан гаете өч көн дәвам итәчәк. «Акылы булган, бурычы булмаган, 53 мең сум ирекле акчасы булган һәр мөселманга Корбан чалырга тиеш. Кайбер кешеләр корбанны ничек чалырга икәнен белми, аның мәгънәсе тирән. Хәзрәтләребез мәчетләрдә бу хакта вәгазьләрдә аңлата. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны кабул итсен!» – дип теләкләрен җиткерде Ирек хәзрәт Җиһаншин. Шулай ук 5 июньдә – Гарәфә кичендә «Алтан» мәчетендә (Имәнлек урамы, 2 В) Гарәфи коесы ачылачагын да хәбәр итте. Аны ачу чарасы ифтарга яки ахшам намазына ярты сәгать кала (19.30 сәгатьтә) көтелә. 84 метр тирәнлектә казылган коедан артезиан суы чыга икән. Бу – «Алтан» мәчетнең социаль проекты. Коедан бөтен кешеләргә дә ул суны алырга рөхсәт ителәчәк. «Гарәфә көнне мөселманнар ураза тотса, узган һәм киләсе елның гөнаһлары гафу ителә, дип әйткән пәйгамбәребез», – диде Ирек хәзрәт һәм барлык ураза тотучыларны да кое суы белән авыз ачарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк