Логотип
Яңалыклар

Корбан гаете ничәдә башлана, сарыкларны кайдан алып була?

Быелгы Корбан гаете 21 августка туры килә. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.
Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә башлана. Намаз үзе иртәнге 05.00 сәгатьтә укыла. Казанның Галиев мәчетендә укылган гает намазын «Татарстан Яңа Гасыр» каналы турыдан-туры трансляцияләп барачак.

Күп кешене корбан чалу, аның бәясе, кемнәргә тиеш булуы кызыксындыра. Быел нисаб күләме 18500 дип куелган икән. Ягъни, түләүләрен түләгәннән соң гаиләнең шуның кадәр акчасы кала икән, корбан чалдыру фарыз. Күпчелек кеше бәрән чалдыра. Аның бер яшьлек (яше тулмаса да зур һәм көр булса, аны да корбанга чалу ярый), колагы, койрыгы киселмәгән, аксак-туксак булмаган, печелмәгән булуы кирәген һәркем дә белә. Бәрәннән тыш, пар тояклы башка терлекне дә корбанга чалырга ярый: болар: кәҗә, сыер, дөя. Сыер – ике яшендә, дөя биш яшендә булырга тиеш. Сарыкларның уртача бәясе – 7000 мең сум. Корбан малын сатып алганда сатулашырга ярамый.

Быел Казанның 18 урынында корбан малын сатып алырга һәм чалдырырга була.

Махсус урыннар Чистайда – Ислам үзәге янында һәм «Әнәс» мәчетендә;
Түбән Камада  Үзәк мәчет янында;
Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрләрендә бар.
Корбанлыкларга гаризаларны «Зәкят» фонды да кабул итә.
Телефоны: 225-33-22.

«Зәкят» фонды Гает алдыннан авыру балаларга ярдәм йөзеннән ел саен хәйрия чарасы да уздыра. Быел ул аутизм чиреннән интегүче Арсений Бурнин исемле малай өчен җыелачак. Гадәттә, җыелган акчалар берничә балага ярдәм күрсәтергә җитә икән. Ярдәм итү теләге булган кешеләр 7715 номерына САДАКА сүзе белән смс юллый ала. Акчаны 639002629014626229 (Әлмәтов И.М.) номерлы Сбербанк картасына да күчереп була.

Корбан бәйрәме алдыннан «Хозур» нәшрияты «Корбан» дигән китап чыгарган. Анда корбан чалу тарихыннан алып, кагыйдәләре, шартлары – барысы да бар.

Ел саен күпләрне гел бер сораулар бимазалый – корбанның эчен-башын, аяк-тоягын, тиресен кая куярга. Сөякләрен нишләтергә. Казандагы корбан чалу урыннарында эчәкләре, аяк-тояклары өчен махсус контейнерлар куелачак. Тиресен дә шунда калдырып була. Чөнки корбан малының тиресен үз хаҗәтең өчен кулланырга ярамый. Аны саткан акча да сәдакага гына тотылырга тиеш.
Кызганыч, Татарстанда тире җыю белән шөгыльләнү юк дәрәҗәсендә.
Ә менә үз хуҗалыгыңда чалган малның эчәкләрен, калыдк-постыгын, сөякләрен күмеп куярга кушалар. Аны чүплеккә ташлап, каргалар теләсә кайда ауната башласа, мәкрүһ була. Ә менә сөякләрен, калдык-постык итләрен йортта асралган этләргә бирсәң ярый, урам этләренә генә ашатырга ярамый.  

Корбан гаетендә бүләк бирешү, кунакка бару, кунаклар чакыру күркәм санала. Бигрәк тә балаларны шатландыру мактала. Корбан гаете 3 көн бара, ләкин корбанлыкны беренче көнне чалдыру хәерлерәк. Кояш баегач, малны чалмыйлар. Пәйгамбәрләрнең сәхәбәләре корбан итен өчкә бхлгәннәр. Бер өлешен үзләренә алып калганнар, бер өлешен туганнарына, бер өлешен мохтаҗларга биргәннәр. Болай эшләү – сөннәт.

Корбан чалганда дога кылуга килсәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) корбан чалганда түбәндәге доганы укыган: «Бисмилләһи Аллаһү әкбәр». Шулай ук, түбәндәге сүзләрне дә өстәргә мөмкин: «Аллаһүммә хәзә минкәвә ләкә» (Йә Аллаһ. Ул Синнән килгән һәм Сиңа (корбан чалабыз). Шулай ук, корбан чалган урында булырга кирәк, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) кызы Фатыймага болай дигән: «Бар, корбан чалган урында тор, чөнки корбанның беренче кан тамчысы таму белән, гөнаһлар кичерелә башлый, һәм болай диген: «Иннәс- сәләти вә нүсүки вә мәхйәйә вә мәмәти лилләһи раббил галәмин лә шәрикәләһү вә бизәликә үмиртү вә әнә минәл мүснә».

Казанда корбан чалу урыннарының адреслары, телефоннары:
«Казан нуры»
Фатыйх Әмирхан урамы, 3. 523-16-55

«Салихҗан»
Бестужев урамы, 66а. 513-66-50

«Әл-Мәрҗани»
Каюм Насыйри урамы, 17. 293-36-86. +79372841902

«Гадел»
Оренбург тракты, 193. 269-50-37

«Ризван»
Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а. 224-38-47

«Апанай»
Каюм Насыйри урамы, 27. 293-42-92

«Тынычлык»
Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык) +79272495667. +79047678161

«Әҗем»
Фәткуллин урамы, 15

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс
Бертуган Петряевлар урамы

«Ярдәм»
Серов урамы, 4 а
223-03-59, 223-03-66, +79047609950

«Рамазан»
Окольная урамы, 256. 260-03-13

«Мәүлид»
Селянская урамы, 23 (Залесный)

«Җомга»
Ильич урамы, 4

«Котдус»
Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер) +79178591804

«Иман нуры»
Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

«Дин-Ислам»
Чишмәле урамы, 17а. 262-30-88

«Билал»
Иркен урамы, 29 (Вознесенское)

Корбан чалу комплексы
Мамадыш тракты, 40

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар