Көннәр җылынырмы?

Ике кеше очрашса: «Быел җәй булырмы икән? Көннәр җылытырмы икән бер?» – дип сүз кузгатмый калмый соңгы вакытта. Быелгы җәйне «аномаль» дип атау да адым саен ишетелә.
«Быелгы җәй салкынча, әмма аны гомердә булмаган гайре табигый хәл дип санарга кирәкми», – ди Казан (Идел буе) федераль университетының атмосфераметеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә әйтте.
– Әле ярый корылык юк, – ди ул. – 2010 елны гына искә төшерегез. Андый җәй кабатланса, икмәксез калыр идек.
Чынлыкта, соңгы 30 ел эчендә алып барган күзәтүләр, Казанда җәйләрен температура режимы күтәрелүен генә күрсәтә. Ә быелгы җәйнең холыксызлыгы – циклоннар белән бәйле. Көнбатыш белән Көнчыгыш Европа арасында зур контраст барлыкка килде. Аның Көнбатыш өлешендә – Франция, Германия кебек илләрдә эсселек 40 градустан артып китте. Аларда рекорд арты рекорд кабатлана.
Циклоннарны, әйткәнебезгә, контрастлар барлыкка китерә. Ә атмосфера фронтлары циклоннарга бәйле: алар узган өлкәләрдә көчле җил, яшен, давыл күзәтелә. Бездә дә шуңа күрә көннәр шактый җилле булды.
РФ Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, августның беренче ункөнлегендә көннәр җылытыр дип көтелми. Алдагы атнада төнлә һава температурасы 9-10 градус булачак, көндез 16-17 градустан артмаячак. Явым-төшем булачак. Бөтен өмет – август азагына һәм сентябрьгә, әбиләр чуагына. Циклон – ул чокыр һәм ул бервакыт туларга тиеш. Көнбатыш Европа өстендә бүген торган ул кызыл «тап» кайсы якка таба күчәр – барысы да шуннан бәйле.
Белә идегезме: Юрий Переведенцев әйтүенчә, һәр территориянең үз үзенчәлеге бар. Әйтик, 2010 елның июлендә бездә максималь температура 39,6 градус булган. Һәм ул безнең территориядә шуннан югарырак була алмый икән. Көнбатыш Европада исә быел эсселек 43 градуска кадәр җиткән. Һәм аларда да эсселек шуннан да югарырак күтәрелә алмый. Бу – алардагы чик.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.