Логотип
Яңалыклар

Хуш, бәхил бул, Гәрәй абый!

Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим каты авырудан соң бүген таңда бакыйлыкка күчте.

Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим каты авырудан соң бүген таңда бакыйлыкка күчте. Бу кайгылы хәбәрне беренче булып җиткергән Разил Вәлиев: «Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип яза.

Әле июль аенда гына шагыйрь үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде...  «Сөембикә» укучылары аның тарихи фикер, милли тамырлардан сугарылган фәлсәфә, җылы лирика тулы шигырьләрен укып илһамлангандыр... Гәрәй Рәхим безнең журналның затлы, һәрчак сагындырган авторы иде... Заманында Мәскәүдә «әдәбият илчесе» чагында, ул башкаланың мәртәбәле залларында Акмулла, Тукай, Җәлил, Такташларның юбилейларын уздыру өчен зур тырышлык куйган, Кол Гали һәм Габдулла Тукай юбилейларын ЮНЕСКО дәрәҗәсендә, дөньякүләм билгеләп үтүне оештырып йөргән кеше дә – Гәрәй Рәхим иде... Аның соңгы хезмәт урыны да Татарстан Дәүләт Советы иде...  Күңелләребездә ул ихлас, талантлы, киң күңелле, масштаблы шәхес булып сакланыр.

Гәрәй Рәхимнең «Оныттың бугай» җырының тарихын укырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар