Логотип
Яңалыклар

Кем диктант язарга тели – әзерләнегез!

3 ноябрь көнне Россиянең барлык регионнарында, якын һәм ерак чит илләрдә: Әрмәнстанда, Әзербайҗанда, Белоруссиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Молдовада, Тадҗикстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда, шулай ук Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә «Зур этнографик диктант» үтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Күршебездә кемнәр, нинди халыклар яши, аларның мәдәнияте безнекеннән  нәрсәсе белән аерыла? Диктант сораулары, башлыча, шушыларны күздә тотып төзелгән. Аларга җавап бирү өчен галим булу кирәкми, дөньяга кызыксынып  карау да җитә. 
– Узган ел Татарстанда бу акциягә 1500 кеше кушылган иде, – диде Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. – Без Россия буйлап иң зур нәтиҗәне күрсәттек: уртача баллыбыз  – 81,3. Быел да сынатмаска иде. 

Берничә җөмлә белән:
  • Диктант 3 ноябрь көнне иртәнге сәгать 10 да башланачак. Ул 45 минут дәвам итәчәк.
 
  •  Диктант вакытында 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Шул сорауларның унысы үзебезнең регион белән бәйле булачак. 
 
  •  Акцияне уздыру өчен Татарстанда 22 мәйданчык әзерләнгән: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Байлы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Кукмара, Чирмешән, Балтач, Чүпрәле, Тәтеш, Нурлат, Лениногорски районнарында, Чаллыда, Түбән Камада. 
 
  • Казаннар Диктантны ике мәйданчыкка килеп яза ала: Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 47) һәм Казан федераль университетында (Сульяк Болак урамы, 44). 

  • Мәйданчыкларда теркәү иртәнге 9да башлана. Үзең белән ручка алырга онытмаска кирәк. Кулыңда документ булу мәҗбүри түгел. Һәр катнашучыга сертификат тапшырылачак. 
 
  • Диктантка җавапларны өйдән чыкмыйча, интернет аша гына да бирергә мөмкин. Бу очракта да моның өчен 45 минут вакыт бирелә. 
 
  • Нәтиҗәләр 12 декабрь көнне ясалачак. 
 
  • Узган ел әлеге акциядә Казанда күбрәк студентлар катнашкан.
 
  •  2016 елда Россиядә «Зур этнографик диктант»ны 90 мең кеше язган. Шуның 35 меңе – мәйданчыкларга килеп җавап биргән, 50 меңнән артыгы онлайн юлны сайлаган.
 
  • Диктантка катшаучыларның иң яше Ульян өлкәсеннән булган. Ул кызга 12 яшь. Ә иң өлкән катнашучы – Мордовиядән. Әлеге ир-атка 80 яшь.
 
  • Ил буенча былтыргы уртача балл – 54. 

 
фото: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/25/151001/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар