Логотип
Яңалыклар

Күңелдә гел яз, гел кояш булсын!

Камал театры актрисалары сәлам юллый сезгә!

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан «Татар-информ» агентлыгы Камал театрының әйдәп баручы актрисалары белән матбугат конференциясе уздырды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә ГӘРӘЕВА, Татарстанның халык артисты Раушания ЮКАЧЕВА, яшь актриса Гөлчәчәк ХӘМӘДИНУРОВА театр дөньясы, артистлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, яраткан рольләр турында сөйләделәр. 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәрендә артистлар бер-берсен кызык итеп котлашалар да икән. Ел дәвамында куелган премьералардан «капустник» рәвешендә оештырыла икән ул. «Хатын-кызлар бәйрәменә ир-егетләр аеруча дулкынланып әзерләнә. Театр ишек төбеннән үк һәркайсыбызны каршылап, 2 нче, 3 нче катларга алып менеп китәләр, кулларыбызга чәчәкләр тоттыралар. Чәй табыны әзерләп сыйлыйлар. Хәлим абый Җәләлов һәркемнең холкына туры китереп шигъри котлау әзерли», – дип сөйли Раушания Юкачева.



Популяр актриса булып та, гаиләгә ничек игътибар, җылылык җиткерергә? Актрисаларның гаилә тормышына карата да кызыклы фикерләре бар.
– Хатын-кызның иң зур бәхете – гаилә бәхете, – ди Наилә Гәрәева. – Үзеңне хатын-кыз итеп хис итү, игътибар үзәгендә тою өчен, әлбәттә, гаиләң булу кирәк! Минем чор артистларының гаиләгә вакыты калмый иде. Алар бер бала белән генә калдылар. Җәйләр буе гастрольләрдә йөрибез. Өйгә кайтып та кермибез. Без сәхнә тормышы белән яшибез. Мин бөтен тормышымны театрга багышладым. Минем өчен чын ирләр театрда гына кебек тоела иде. Сәхнәдәге ясалма, кеше тормышы белән яшәп, үзеңә, үз тормышыңа вакыт та калмый. Элек балаларны ул вакытта хөкүмәт карады. Улым Фәритне балалар бакчасында атналыкка калдырган чаклар булды, мәктәптә укыганда җәй буе пионер лагеренда ял итә иде. Фәрит барыбер дә театр баласы булды, шунда үсте ул.
– Театрда бер-береңне табып, бергә эшләсәң, яхшы була, – дип дәвам итә аны Раушания Юкачева. – Театр актрисасы белән яшәү җиңел түгел ир-атларга. Хатын-кызның вазыйфасы аның эше генә түгел бит. Беренче урында, әлбәттә, гаилә булырга тиеш.

Яшь актриса Гөлчәчәк Хәмәдинурова да хатын-кыз бәхете – гаиләдә дигән фикердә.
– Без заман темпына, аның ритмына ярашабыз. Улымны футболга, инглиз теленә йөртәм. Иремә дә игътибар күрсәтергә тырышам, – ди ул.



– Хәзер күбрәк баш белән эшлиләр, ә без хис белән яшәдек, – дип куя Наилә ханым.

Хатын-кыз язмышын күрсәткән көчле әсәрләргә дә тукталып уздылар (Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» трилогиясендә актриса Миләүшә образы Наилә Гәрәевага якын икән, Раушания Юкачевага исә үзе тудырган образлар барысы да якын, кадерле, «аерып кына әйтә алмыйм», ди. Гөлчәчәк Хәмәдинурова Илгиз Зәйниевнең «Көтәм сине» спектаклендә язучы Әминәне уйный, шул ролен яратып искә төшерә...)

«Хатын-кызлар дуслыгына ничек карыйсыз?» – дигән сорауга исә мондыйрак җаваплар яңгырады.
«Иң якын дустым Фирдәвес Әхтәмова булды. Ул безнең театрның иманы иде.» (Наилә Гәрәева.)
«Ике якын дустым бар, үзебез дә, ирләребез дә – театрда. Венера Шакирова һәм Люция Хәмитова белән ахирәтләр без.» (Раушания Юкачева.)
«Безнең үз командабыз бар: Ләйсән Фәйзуллина, Ләйсән Рәхимова, Сәлимә Әминова, Миләүшә Шәйхетдиновалар белән гел бергә без!» (Гөлчәчәк Хәмәдинурова.)

...Актрисаларның кызыклы фикерләре, канатлы сүзләр булып, блокнотка күчте:
«Бик көчле, бик серле ул безнең хатын-кыз, җәмәгать!»
«Хатын-кыз ирсез яшәргә тиеш түгел!»
«Берәү улына әйткән ди: «хатын-кызны аңлау фәне – иң кыены».
«Театр тәрбия урыны түгел. Театрның вазыйфасы – бүгенге көнне, үткән чорны күрсәтү. Театрның максаты – кешене асылына кайтару.»
«Театр кешенең зәвыгын бозмаска тиеш!»
Хатын-кызларга юллаган котлау сүзләре исә артистлардан бәйрәм сәламе булып яңгырады:
– Хатын-кыз икәнлегебезне онытмыйк. Кадеребезне белсеннәр! Күңелдә гел Яз, гел Кояш булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар