​Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов

Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты.

Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Бу – бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышының көн кадагына куелган бердәнбер мәсьәлә.

“Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр, үсеп килүче рисклар Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия дәүләтендә күп гасырлар дәвамында татар, рус һәм башка этносларның рухи берлеген билгеләп узды. "Бүген Татарстан эре инвестицион социаль-икътисади, инфраструктур проектларны гамәлгә ашыра. Безнең республиканың казанышларын федераль үзәкнең, беренче чиратта, Россия Президенты Владимир Путинның куәтле ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый”, - дип белдерде Президент.

Татарстан Республикасы тотрыклы үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-иктисади күрсәткечләре буенча ул лидерлар позициясендә, бизнес алып бару өчен кулай шартлар тудырыла. Соңгы ун елда без икътисадның нәтиҗәле базар моделен төзедек, лаеклы социаль стандартлар тәэмин иттек, кешеләрнең инициативаларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырдык. Глобаль күренешләр, технологияләрнең тиз үзгәреше, базарның үзгәртеп корылышына, иҗтимагый үсеш трансформациясенә китерә. Без бу үзгәрешләрнең актив катнашучылары булырга, алдан күзаллап эш итәргә, гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру турында уйларга тиеш. 

Утырыш Татарстан Республикасы Гимны белән ачылды. Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, Федерация Советы әгъзалары, депутатлар, башка рәсми затлар катнаша.

Рөстәм Миңнеханов бу минутларда депутатларга еллык Юллама белән С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында чыгыш ясый. Трансляцияне http://www.tatar-inform.ru/internet-tv/1785/ интернет-сылтамасы аша карап була.

Сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148688/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7472
    2
    51
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4338
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2253
    0
    33
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    3034
    1
    31
  • Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
    2554
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда