Казанның яңартылган Лядской бакчасы ачылып, кунаклар кабул итте

Казанда, реконструкцияләнгәннән соң, башкаланың иң олылардан берсе булган - 1870 елда нигезләнгән Лядской бакчасы ачылды. Парклар һәм скверлар фестивале кысаларында биредә «тере» музыка астында көн дәвамында рәсем ясау буенча осталык дәресләре, фотокүргәзмә үткәрелде, пантомималар күрсәтелде.
Башкарылган эшләрне карарга дип бирегә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һ.б.лар килде.Аерым алганда, быел җәй уртасында башланган реконструкцияләүдән соң Лядской бакчасын ачу кысаларында Р. Миңнахановка бакчаны яңарту концепциясе тәкъдим ителде. Объект 2,3 гектар мәйдан били, реконструкцияләүгә 55 млн сум акча каралган.
Нәтиҗәдә, бакча тематик зоналарга бүленгән. Балалар өчен уен мәйданчыклары, кече архитектура формалары барлыкка килгән. Асфальт өслек тулысынча алыштырылган, агачлар һәм куаклар утыртылган. Шулай ук бакчага үзәк керү урыны тәртипкә китерелгән-яңартылган. Державин һәйкәле янында күпьеллык чәчәкләр һәм башка үсемлекләр утыртылган, шулай ук утыру урыннары яңартылган һәм арттырылган. Яңарту эшләре революциягә кадәрге борынгы фонтанны да әйләнеп үтмәгән, анда алма рәвешендәге скульптура алыштырылган. Алга таба яңа театраль сәхнә кую һәм актив ял зоналарын арттыру күздә тотыла.
Паркта булган фотофестиваль кысаларында Казан өчен традиционга әйләнгән «Фотосушка» арт-күргәзмәсе булды. Теләгән һәркем үзенең фотографияләрен алып килеп, кер бавына эләктереп куя ала, бу гадәти булмаган күргәзмәдән күңелгә хуш килгән фотоларны алып китергә ярый. Шулай ук гаилә архивындагы иске фотоларны китерергә була. Ай ахырына кадәр алар 1010 ретро-фотоны ретушьлап, хуҗаларына кайтармакчылар.
Хәзерге вакытта бакчада «Театральные подмостки» фестивале бара. Караңгыга кадәр биредә тере һәйкәлләр, театраль перформанслар, утлар шоусын тамаша кылып була.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/06/113203/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.