Логотип
Яңалыклар

Казанга XV мөселман киносы фестиваленә Удовиченко, Немоляева һәм Тактаров киләчәк

Татарстан башкаласында 24 апрельдән 30 апрельгә кадәр XV Халыкара мөселман киносы фестивале узачак.
 
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин).  Казанга XV Халыкара мөселман киносы фестиваленә Россия кинематография йолдызлары Лариса Удовиченко, Светлана Немоляева һәм Олег Тактаров киләчәк. Фестиваль Татарстан башкаласында 24 апрельдән 30 апрельгә кадәр узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры һәм «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

«Лариса Удовиченко – театр һәм кино актрисасы, Станислав Говорухин ретроспективасын тәкъдим итәчәк. «Место встречи изменить нельзя» фильмы аша күпләргә таныш», - диде Миләүшә Айтуганова.

Фестивальгә шулай ук танылган «Служебный роман» һәм «Гараж» фильмнарында уйнаган Совет һәм Россия театр һәм кино актрисасы Светлана Немоляева да киләчәк. Ул фестивальдә режиссер Эльдар Рязановның ретроспективасын тәкъдим итәчәк.

«Олег Тактаров – Россия-Америка актеры киләчәк. Сез аны спортчы, катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы буларак та беләсез. Ул Голливудта төшерелә торган Россия актерларының берсе», - диде «Татаркино» директоры.

Фестиваль кунаклары арасында шулай ук «Великолепный век» фильмы актеры Селим Байрактар, режиссер һәм актер Алексей Петрухин булачак. Чарага «Ералаш» киножурналының режиссеры Борис Грачевский да киләчәк, дип билгеләп үтте Айтуганова.

Ачылыш тантанасын алып баручы сыйфатында совет-Россия театр һәм кино актрисасы Юлия Рутберг чакырылган. Тантананың ябылу тантанасын театр һәм кино актеры, кинорежиссер, телетапшырулар алып баручы һәм Россиянең атказанган артисты Андрей Мерзликин алып барачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/01/183711/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар