Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы»трегы ачылды.
Трек өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Сессиядә хатын-кызның заманча дөньяны һәм икътисадны тотрыклы үстерүдәге роле, гаиләгә, аталарга, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, хатын-кызлар эшмәкәрлеген һәм хәйриячелекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышалар.
Сессиянең модераторы булып RT Arabic телеканалының гарәп редакциясе алып баручысы һәм хәрби корреспонденты Анна Книшенко чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 һәм 2024 еллардагы сессияләр нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар эшмәкәрлеге, матурлык һәм сәламәтлек индустриясе, мәгариф, туризм һәм хәйрия өлкәләрендә 30дан артык килешү имзаланган. «Мин бүген хатын-кызлар трегында сәламләвемә һәм бу мәйданчыкның модераторы булуыма шатмын, – диде Анна Книшенко, трекны ачып. – Быел безне икътисадны үстерү өчен Халыкара хатын-кызлар кооперациясе, Гаилә институтының роле, киләчәк икътисадын формалаштыру кебек сессияләр көтә. «Хатын-кыз карашы» трегының кульминациясе халыкара премияләр тапшыру тантанасы булачак».
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева мөрәҗәгать итте. «Быел күп санда чит ил катнашучылары килде, алар үзләрен тормыш һәм дөньяны бизәү белән бәйле модалы проектларда гына күрсәтергә теләмәде, тректа шулай ук күп кенә финанс проектлары тәкъдим ителде. Безнең партнерлар икътисадның, банк секторының төрле өлкәләрен тәкъдим итәләр, – диде Алсу Нәбиева. – Әгәр элек без эш һәм гаилә арасында баланс турында сөйләшкән булсак, бүген бездә һөнәрләр балансы турында сөйләшәчәкбез».
Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, быел хатын-кызлар трегы кысаларында хезмәттәшлек турында 15 килешү имзалау планлаштырыла. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эшлекле хатын-кызлар советы арасында хатын-кызлар өчен белем бирү проектларын гамәлгә ашыру буенча килешүгә кул куелачак. «Безнең форумда катнашучыларның барысы да диярлек килешүләргә имза куя. Бүгенге көнгә без 11 заявка алдык инде, – дип ассызыклады Алсу Нәбиева. – Матурлык индустриясе, мода йортлары вәкилләренең уртак проектлар белән кызыксынуы зур, алар барысы да коллаборациянең мөмкин булган формалары турында фикер алыша. Форум кысаларында оештырылган мода күрсәтүләр һәм әдәпле моданы презентацияләү ел дәвамында башка илләрдә узачак дип килештек. Безне Мароккога, Үзбәкстанга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренәчакырдылар инде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Эшлекле бергәлек вәкилләре очрашу өчен барлык хатын-кызларыбызны да көтә. Безнең халыкара форум кысасында имзаланачак килешүләр уңышлы булыр дип өметләнәбез».
РФ Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова хатын-кызлар трегында катнашучыларга видео сәламләү юллаган. «Хатын-кыз карашы» трегын оештыручыларны һәм катнашучыларны сәламләүгә шатмын, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Мария Захарова. – Бүген биредә уңышлы, эшлекле, талантлы хатын-кызлар җыелган. Бу сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, парламентарийлар һәм иҗтимагый хәрәкәт лидерлары. «Хатын-кыз карашы» трегын уздыру форумның аерым үзенчәлеге булып тора. Елдан-ел безнең хатын-кызлар диалогы заманча геосәясәт, икътисад, глобаль климат көн тәртибе бурычлары, фәнни-гуманитар секторлардагы эшләнмәләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә. Һәм, әлбәттә, һәрберегезнең бай һөнәри тәҗрибәсе, күзәтүләре һәм идеяләре бар, алар белән уртаклаша аласыз».
Быел Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары катнашында «Хатын-кыз карашы» трегының алты төп чарасын уздыру планлаштырылган. Төп вакыйгалар арасында – икътисад, матурлык индустриясе, гаилә роле һәм хатын-кызлар инициативаларын үстерү турында стратегик сессияләр, шулай ук Россия, Индонезия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Таҗикстан һәм башка илләр дизайнерлары катнашында modest Fashion Day әдәпле мода фестивале. Halal Business Woman һәм Halal Charity Woman халыкара премияләрен тапшыру тантанасы аеруча игътибарны җәлеп итәчәк, бу – хатын-кызларның социаль һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашырудагы казанышларын тану.
Россия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Бахрейн, Үзбәкстан, Казахстан һәм башка илләрдән танылган хатын-кыз экспертлар үзләренең дискуссияләрдә катнашуларын раслады.
Форумның уникальлеген һәм хатын-кызлар трегының эшен РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко билгеләп үтте, кунакларны Федерация Советы һәм аның Рәисе Валентина Матвиенко исеменнән сәламләде. «Хатын-кыз карашы» трегы безнең фикер алышу мөмкинлеге булган мәйданчык булып тора. Һәм быел дискуссион трек инде өченче тапкыр икътисади форумның эшлекле программасына керә, – диде Инна Святенко. – Без сезнең белән, теленә-диненә карамастан, хатын-кызлар үзләренең сәяси, иҗади, эшлекле потенциалын тормышка ашыра ала торган зур мөмкинлекләр дөньясында яшибез. Бу тагын бер кат мөселман хатын-кызларының ролен ассызыклый, алар традицияләрне заманча үзгәрешләр һәм прогресс белән берләштереп, социаль өлкә, сәламәтлек саклау, икътисад, фән, бизнес һәм тулаем җәмгыять үсешенә зур өлеш кертәләр».
Тректа катнашучыларны шулай ук РФ ФСДәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сәламләде. Ул кунакларны бүген, 15 майда, дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көне белән котлады. «Һәр гаиләне әлеге бәйрәм белән котлыйсым, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телисем килә, – диде Татьяна Ларионова. – Форум эше турында сөйләгәндә, шуны билгеләп үтәсем килә: хатын-кызлар трегы бу мәйданчыкта сизелерлек урын алып тора, ә аның нәтиҗәсе – хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую. «Хатын-кыз карашы» инициаторлары – Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары бу нисбәттән сизелерлек өлеш кертә. Әгәр алдагы елларда форумда Идел буе федераль округыннан хатын-кызлар катнашкан булса, быел сүз халыкара экспертлар катнашуы турында бара. Бүген безнең мәйданчыкта без шулай ук бөтен дөнья хатын-кызларын борчыган актуаль мәсьәләләр буенча хезмәттәшләребез белән аралашачакбыз».
Хатын-кызлар трегын ачу тантанасында шулай ук БГӘ Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Абдулла Камбер Әл Авадхи чыгыш ясады. «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы – бик әйбәт мәйданчык, үзенә кызыклы кешеләрне җыелды. Без форумда тәкъдим ителгән барлык мәйданчыкларны карарга ниятлибез, – дип белдерде Әл Авадхи ханым. – Без дөньяда иң бәхетле хатын-кызлар, чөнки бездә дәүләт ярдәме бар. Шәехнең хатыны һәм аның әнисе дә безне хуплый. Безнең парламентта һәм министрлыкларда хатын-кыз җитәкчеләр, хатын-кыз галимнәр үз эшчәнлекләрендә чикләүләр тоймыйлар. Хатын-кызлар – кешеләрнең яңа буынын тәрбияләүчеләр, шуңа күрә аның хәзерге дөньяда әһәмиятен бәяләп бетереп булмый».
Форумда катнашучыларны шулай ук Doha Forum (Катар дәүләтенең тышкы эшләр министрлыгы) генераль директоры Маха Әл Кувари, РФ Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова, «Россия хатын-кызлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы президенты Екатерина Ляхова сәламләде.
Көннең икенче яртысында «Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе», «Дөньяны бизәү: матурлык, иҗат индустриясе икътисады» секциләреузачак. KazanForum 2025 эшлекле программасы һәм Хатын-кыз карашы» мәйданчыклары кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләргә һәм хәйриячеләргә дәрәҗәле премияләр тапшырачаклар. Премияләрнең төп максатлары – уңышка ирешүдә ярдәм итү, Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуда төп әһәмияткә ия бизнес-проектларны һәм шәхси брендларны, шулай ук кешеләрнең тормышын яхшырта торган хәйрия проектларын алга җибәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк