Логотип
Яңалыклар

Казанда Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды.

30 майда Казанның С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур  концерт залында Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган Татарстан депутатлары һәм җәмәгатьчелегенең тантаналы җыелышы узды.

Искәртеп үтик: быел 1990 елның мартында беренче тапкыр XII чакырылыш республика Югары Советы сайлануга чирек гасыр була.

Тантаналы чарага 700дән артык кеше чакырылган. Алар арасында республиканың XII чакырылыш Югары Советы, барлык чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, ИФОның барлык төбәкләре парламентлары рәисләре, РФның башка субъектлары, чит илләр парламентлары, чит ил дипломатик ведомстволар вәкилләре бар.

Җыелышта шулай ук Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Валентина Матвиенко чыгышында, Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы -истәлекле вакыйга, дип ассызыклады. Ул республика парламентының РФ төбәкләре арасында социаль-икътисадый үсеш темплары буенча республиканың әйдәп баручы позициясен тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. «Республиканың уңышлы социаль-икътисадый үсешен, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев тарафыннан нигез салынды, ул Татарстан өчен генә түгел, ә, гомумән, бөтен Россия өчен күп эшләде», - диде Валентина Матвиенко. Ул шулай Татарстанда хакимият цивилизацияле тапшырылды һәм бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге яңа команда республиканы алга этәрә, дип таныды.

Федерация Советы башлыгы Татарстанның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, инновацияләр, фән, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә уңышларын билгеләп үтте. «Милләтара тынычлык һәм татулык, дуслык кебек четерекле өлкәдә дә шактый уңышлар бар. Дәүләт Советының барлык бу процессларда роле бәхәссез», - диде Валентина Матвиенко.

Федерация Советы спикеры Татарстан Дәүләт Советы депутатларына закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның Россиядә парламентаризмны үстерүдәге ролен ассызыклады, һәм аңа Федерация Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында: «Бу 25 елда яңа Татарстан формалашты һәм зур уңышларга иреште. Татарстанның яңа тарихы катлаулы шартларда башланды: күп кенә идарә итү механизмнары какшады, элеккеге идеалларга ышаныч бетте, күпләр иҗтимагый тормышның мөһим мәсьәләләрен урамда хәл итәргә мөмкин дип уйлады. Шулай да, республиканың Югары Советы үзенә зур җаваплылык алды, татарстанлыларның күпчелеге хуплаган карарларны раслады... Парламент эшенең күп кенә мөһим традицияләренә Минтимер Шәймиев җитәкчелек иткән вакытта нигез салынды. Ул Югары Совет утырышы белән компетентлы, барлык фикерләргә хөрмәт белдереп җитәкчелек итте. Бу традицияләрнең бүген дә дәвам итүе куандыра», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстанда катлаулы вазгыятьтә дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирүче закон чыгару һәм башкарма хакимият арасындагы конструктив диалогка игътибарны юнәлтте.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, 1994 һәм 2007 елларда Татарстан белән федераль үзәк арасында имзаланган килешүләр мөнәсәбәтләр үсешендә ныклы хокукый база булды. «Ил җитәкчелегенең күп яклы ярдәме социаль-икътисадый үсеш буенча мөһим проектларны һәм программаларны гамәлгә куюда ярдәм итә. Бүген Татарстан - Россия Федерациясенең динамик үсеш алучы һәм ныклы төбәкләренең берсе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Россиядән читтә дә танылган. Безне икътисади үсеш темплары югары булуы, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, тарихи-мәдәни мираска сакчыл караш, рухи үсеш һәм кунакчыллык өчен бәялиләр», - диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул барлык чакырылыш республика парламенты депутатларына республиканың күп милләтле халкына нәтиҗәле хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы җыелышта Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Республикада вәкиллекле хакимиятнең эшкә сәләтле институты формалашкан, законнарның уникаль массивы эшләнгән, дип ассызыклады ул. «Болар барысы да киләчәктә Татарстанда хокукый дәүләтне һәм гражданлык җәмгытен ныгыту, аның халыкара абруен күтәрү өчен киң мөмкинлекләр ача», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, киләчәктә Татарстан Дәүләт Советын концептуаль мәгънәле хокукый базаны үстерү буенча зур эш көтә.

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы җыелышта катнашучыларны Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы белән котлады.

Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков җыелышта катнашучыларны Дәүләт Думасы исеменнән Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы белән котлады. Ул шулай ук Россия парламенты түбән палатасы спикеры Сергей Нарышкинның да сәламләү хатын укыды.

Җыелышта катнашучыларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән аның урынбасары Валерий Савинов котлады.

Шулай ук Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Советы (Ил Төмәне) Рәисе Александр Жирков, Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев, Казакъстан парламентының комитет җитәкчесе Серик Акылбай, Кыргызстан Югары Киңәше депутаты Таалайбек Ибраев та котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Тантаналы җыелышта беренче тапкыр ТР Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” Почет билгесе тапшырылды. Шулай итеп бу бүләккә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, академик, ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Индус Таһиров, Республика Югары Советы һәм 6 чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ия булды.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/30/109939/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар