Логотип
Яңалыклар

Казанда режиссер Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачыла

20 декабрьдә Казанда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, күренекле режиссер Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачу тантанасы була. Истәлекле такта Татарстан урамындагы 7 нче йортка куела. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге йортта Празат Нәкый улы Исәнбәт 1981-2001 елларда яшәгән. 14.00 сәгатьтә башланачак искә алу чарасында режиссерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Мемориаль тактаның авторы - Фәриз Фәсхетдинов.

Празат Исәнбәт 1927 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында актерлык һәм режиссерлык факультетларында белем ала.

1965-1998 елларда - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер. Режиссер буларак ул җитмештән артык татар, рус, чит ил драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куя. Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” һәм “Гөлҗамал” пьесалары, Гильерме Фигейредоның “Эзоп”, Жан-Батист Мольерның “Тартюф”, Шекспирның “Мера за меру”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” , Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”, Галиәсгар Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, “Яшь йөрәкләр”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” һ.б. шундый зур күләмле әсәрләре аша Празат Исәнбәт татар театры тарихында җуелмас эз калдыра.
 
1958-1961 елларда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиядә, 1983-1986 елларда - Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Укучылары арасында - Ирек Баһманов, Мансур Шиһапов, Наилә Гәрәева. Соңгы елларда режиссер Гаяз Исхакыйның әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнгән ("Зөләйха", "Җан Баевич" һ.б.)
 
Празат Исәнбәт 2001 елның 15 декабрендә вафат була.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар