Логотип
Яңалыклар

​ Казанда «Локоматив» һәм «Комсомольский» комлыкларында су коенырга ярамый



Бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта республикадагы комлыкларның санитар хәле хакында сөйләделәр. Спикерлар белдерүенчә, Татарстанда бөтен комлыклар да су коену сезонына әзер түгел әле.  

 Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерүенчә, су коену сезоны башланыр алдыннан һәм җәй буе  республикадагы барлык рекреацион сулыклар тикшерелә. Дөрес, җиһазландырылмаган комлыкларда су сезонга бер тапкыр гына тикшерелә. «Шуңа да аларда су коену тыела, чөнки сулыкның санитар таләпләренә туры килүе буенча беркем дә гарантия бирми», –  дип белдерде баш санитар табиб. Анализлар алганда суны гына түгел, комны да тикшерәләр. Әгәр дә ул санитар таләпләргә туры килмәсә, муниципалитет яңа ком китерергә тиеш.  

Татарстан Республикасында быелгы җәйге сезонда халык ял итү өчен 13 комлык җиһазландырылган. Бүгенге көндә шуларның 11 кулланылышка тапшырылган. Идарә белгечләре, тикшеренүләрдән соң әлегә Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәр комлыкларына гына санитар-эпидемиологик белешмә биргән.  

Коену сезоны башланганан бирле Роспотребнадзор су объектларыннан 145 проба алган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Казандагы «Локомотив» һәм «Комсомольский» комлыкларындагы суның гигена таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Шул сәбәпле баш табиб аларда су коенмаска киңәш итә.  

 Республиканың кече суднолары буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов белдерүенчә, суда батып үлүчеләрнең 60 проценты  исерек хәлдә була.  Узган ел су коену сезонында 71 кеше батып үлгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар