Казанда III Республика «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узды

Кичә, 16 октябрьдә Казанда – Идел буе физик культура, спрот һәм туризм академиясендә «Мәдәниятләр мозаикасы» дип аталган III республика этноконфессия фестивале узды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Бөтендөнья Яшьләр һәм студентлар фестивале делегатлары да бар иде. Бәйрәмне оештыручылар сәгать ярым эчендә кунакларга Тататарстанда яшәүче 173 милләтнең гореф-гадәтен, йолаларын күрсәтеп өлгерергә тырышты.

Концерт башланырга бер сәгать кала академия холлында делегатларга милли кием-салым, зиннәт әйберләре, халык сәнәгате үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге булдырылган иде. Шушында ук теләгән кеше татар халкының күн мозаикасын кулланып «Өчпочмак» чигү, чуаш хатын-кызларының баш киемен тегү, чынаякка бизәк төшерү, удмуртларның киез якаларын ясау, русларның курчак-бөтиләрен тегү, татарларның калфак-кәләпүшләрен чигү буенча мастер-классларда катнаша алды.



Яшьләр фестивалендә катнашучылар милли йолалалар белән генә танышып калмадылар, милил ризыклардан да авыз иттеләр. Холлда мари һәм удмурт диаспорасы милли ризыклардан табын әзерләгәннәр иде. Делегатларны сәламләп, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова: «Безнең Татарстанда 173 милләт яши. Бу күп, без, илебез кебек үк, гаять тә күпмилләтле республика. Республикабызда яшьләр күп, шулай ук фәнни үзәкләр, югары уку йортлары да җитәрлек. Бездә укырга Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә киләләр. Казанда яхшы һәм сыйфатлы белем алып була. Өстәвенә Казанда тыныч, монда беркем дә беркемне тән төсе, күз уемы яки милли киеме өчен кимсетмәячәк. Һәм бу безнең яшәү рәвешебез, без моның белән горурланабыз» , – диде ул.

Бәйрәм концерты Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең төбәк программасына нисбәтләп узды. Исегезгә төшерәбез, 14-22 октябрь көннәрендә Сочига дөньяның төрле илләреннән 20 меңгә якын яшьләр җыелды. Кунакларны Россиянең 15 төбәге, шул исәптән Татарстан белән дә таныштыру каралган.



фото: Рамиль Гали
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7473
    2
    51
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4339
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2254
    0
    33
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    3038
    1
    31
  • Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
    2554
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда