Казанда элемтәче-сугышчыга һәйкәл ачылды

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан танкчыга, артиллеристка һәйкәлләр бар. Ләкин Җиңүгә үз өлешен керткән элемтәчегә әле юк иде. Бүген исә Казанда «Элемтәче-сугышчы» һәйкәлен ачтылар. Чара Җиңүнең 70 еллыгы белән беррәттән 7 май – Радио көненә дә багышланды.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан элемтәчеләре дә пуля явы, танк һөҗүмнәре вакытында да боерыкларны намус белән башкарган. Ул вакытта алар иң гади тапшыргыч, радиоалгычлар кулланып та, Җиңү көнен якынайтуга әйтеп бетермәслек өлешләрен керткән. 9 май көнендәге «Җиңү, кадерле иптәшләр!» дигән сүзләрен нәкъ менә элемтәчеләр ярдәмендә ишетелгән.
Һәйкәлнең тантаналы ачылышында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айрат Зарипов, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гаффаров, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты. Кунаклар элемтә ветераны Константин Синицын белән берлектә һәйкәлне тантаналы рәвештә ачып, чәчәкләр салды.
– Хөрмәтле ветераннар, 1945 елдан башлап май көннәре һәрвакыт Җиңү көне белән бәйле иде. Фашизмны җиңеп, зур батырлык күрсәткәннәргә без 70 ел дәвамында дан җырлыйбыз. Республика җитәкчелеге исеменнән элемтәче-сугышчыларны котлыйм. Сугыш вакытында элемтәсез, фронттагы төрле хәрбиләрнең тырышлыгын координацияләүсез җиңүгә ирешеп булмас иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы рәисе белдергәнчә, аның әтисе дә сугышта элемтәче буларак хезмәт иткән. 21 гасырда элемтә чыбыклы булмаса да, аның асылы шул ук кала бирә, элемтәдән башка үсеш юк, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Әлеге һәйкәлне ачу – “Таттелеком” компаниясенең элемтәче-сугышчыларына истәлек һәм чиксез хөрмәт билгесе. Сугыш вакытында элемтәчеләр хәрби операцияләрне уңышлы үткәрергә булыша торган элемтә линияләрен булдырудан тыш, сугышчыларга туганнарыннан хатлар китергән. 300дән артык элемтәче Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә лаек булган. Оешма каршында ачылган һәйкәлдә – Советлар Союзы Герое, полковник-элемтәче Борис Кузнецов образы гәүдәләндерелгән. 2014 елның декабрендә аңа 90 яшь тулган. Бүген ул – Мәскәүдә, Җиңү Парадына әзерләнә. Чарага геройның туганнары килгән иде.
Чарага чакырылган ветераннар арасында беренче белорус фронты снайперы, элемтә ветераны Константин Синицын да бар иде. Ул фронтка, 10 сыйныфта укыганда эләгә, аннары Белоруссия, Польшаны уза, Берлин янында җәрәхәт ала. Шул сәбәпле, Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Укчы отделениесе командиры исемен алуга ирешә. Сугыштан соңгы елларда Казан телеграфының Гражданнар Оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабын җитәкли.
- Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугышны мин үз күзләрем белән күрдем. Чыннан да, сугышта катнашкан төрле профессия кешеләренә һәйкәлләр арасында элемтәчеләргә юк иде. Ниһаять, элемтәчеләр дә хәзер танкчы, артиллериячеләр белән бер рәттә. Безнең туган предприятиебезгә моның өчен зур рәхмәтлемен, – диде Константин Синицын чыгышында.
Лотфулла Шәфигуллин әйтүенчә, бу һәйкәлне булдыру - «Таттелеком» хезмәткәрләре идеясе. Оешма җитәкчесе ветераннарга ныклы сәламәтлек, тагын озак еллар дәвамында шушы һәйкәл янында очрашып күрешергә насыйп булсын дигән теләктә калды.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/44188-kazanda-elemt%D3%99che-sugyishchyiga-%D2%BB%D3%99yk%D3%99l-achyildyi.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.