Логотип
Яңалыклар

Казан телефон террорчылары һөҗүменә дучар булды: 60 бинадан кешеләрне эвакуацияләделәр

Казан буйлап кабат эвакуацияләр дулкыны узды. Бу юлы шартлаткыч җайланмалар куелу турындагы шалтыратулар министрлыкларга һәм ведомстволарга килде. Вакыйгаларның үзәгендә булган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре һәм шаһитләр хәбәр итә. 
Шартлаткыч җайланма урнаштырылу турындагы шалтырау иң башта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына килә. Сәгать 11 тирәсендә Игенчеләр сараен эвакуциялиләр. Бу хакта бинада матбугат конференциясендә булган "Татар-информ" хәбәрчесе хәбәр итте. Эвакуация - өйрәнү максатыннан үткәрелгән чара түгел. Кешеләрне урамга чыгардылар, бинаны экстрен хезмәтләр белгечләре тикшерде. 







"Татар-информ"ның икенче хәбәрчесе шундый ук хәлнең Министрлар Кабинетында да килеп чыкканын хәбәр итте. Динамиклардан эвакуация башлану турында хәбәр иткәннәр: "Террор акты куркынычы янау сәбәпле, бинадан чыгуыгыз сорала", дигән сүзләр җиткергәннәр. 






Урынга янгын сүндерү хезмәте килгән, полиция территорияне уратып алган, кешеләргә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасына керергә кушыла. 






Телефоннан хәбәр килү аркасында ТР Дәүләт Советы бинасыннан да йөзләгән кеше чыгарыла. Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатларын, республика парламенты аппараты хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый  палатасы утырышына җыелган кешеләрне эвакуациялиләр. Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышын урамда, республика парламенты каршындагы скверда дәвам итәләр. 
"Начарлыкка үч итеп дәвам итәбез", - дип шаяртып алды Дәүләт советы депутаты Айрат Фәррәхов. 
Соңрак ТР Финанс министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә эвакуацияләнә.  


Яшь парламентарийлар көн кадагындагы мәсьәләләрне эвакуация аркасында туктатмаска килештеләр һәм саф һавада әлеге сораулар буенча фикер алыштылар. 


Күпмедер вакыттан соң шаһитләр Казан үзәгендә урнашкан ИТ-паркка шартлаткыч җайланма куелуы турындагы шалтырату хакында хәбәр иттеләр. Кешеләр ашыгыч рәвештә бинаны калдырып чыкканнар.  
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да хезмәткәрләрне һәм кабул итүгә килгән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. 




Бүген көндез, бервакытта диярлек, Казанның күп кенә мәктәп һәм гимназияләренә миналар урнаштырылуы турында шалтыратулар килә. Персонал һәм укучылар урамга чыктылар һәм махсус хезмәтләрнең килүен көттеләр. Социаль челтәр кулланучылар №171, 161, 55, 86, 169, 67, 144, 159, 144, 179, 89, 72, 179 нчы мәктәпләрне һәм 7, 8, 12 гимназияне эвакуацияләү турында хәбәр иттеләр. 
"Безнең мәктәптә утны сүндерделәр, бөтен дәресләрне туктаттылар, тышкы яктан территорияне полиция хезмәткәрләре уратып алды", - дип хәбәр итте бер укучы. 
Шулай ук, Казанның массаж салоннарын, Дзержинский урамында урнашкан КПРФ офисының региональ бүлекчәсен, "Ак Барс" көрәш сараен, Арбитраж судны, КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ биналарын һәм Россия Гадел хөкем академиясен эвакуацияләү турында хәбәр булды. Соңрак, шартлакыч җайланмалар куелу турындагы хәбәр Казанның сәүдә үзәкләренә һәм тулай торакларына килә. 
 



"Татар-информ" мәгълүматларына караганда 14 сәгатькә Казанның 60 тан артык объектына шартлаткыч җайланмалар куелу турында хәбәр ителә. Аларның һәркайсын этләр һәм кинологлар тикшереп чыга. 
Кичке сәгать биштә Казан халыкара аэропортын эвакуацияләү турында хәбәр килә. 
Хокук саклау органнары килеп чыккан хәл турында сөйләү турында баш тарта. Әмма бу халыкта курку тудыру максаты белән эшләнелгән дигән фараз бар. Бу хакта "Татар-информ" га берничә чыганак хәбәр итте. 
Хәзерге вакытта оператив хезмәтләр шалтыратуларның кайдан булганын ачыклыйлар. 
Искәртеп үтик, "миналау"ның беренче дулкыны Казанда 16 сентябрьдә булган иде. Көн дәвамында билгесез затлар, экстрен хезмәтләргә һәм Казанның мина куелган дип саналган объектларына шалтыратып, шартлаткыч җайланмалар куелу турында хәбәр иттеләр. Ул көнне Казанның 16 объектына мина куелу турындагы хәбәр килә, алар арасында берничә кунакханә дә була: "Сулейман Палас" отеле, шулай ук, "Кольцо", "Южный" һәм "Миллениум"  сәүдә үзәкләре. Һәр бинадан да кешеләрне эвакуациялиләр, объектларның һәркайсы да этләр һәм кинологлар белән тикшерелә. 










чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар