Казан Кремлендә легендар фарфор балериналар пәйда булды

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы "Манеж" күргәзмә залында Бөтендөньяга танылган "Lladró" маркалы сәнгать фарфорының «Фарфор на пуантах» күргәзмәсе ачылды.

Чарада музей-тыюлык директоры Зилә Вәлиева, "Lladró" компаниясе вәкиле Франциско Сирухеда, шулай ук "San Marino" компаниясе җитәкчесе Марина Чаплыгина чыгышларыннан казанлылар бөтен дөнья буенча танылган мәйданчыкларда тәкъдим ителгән эшләр белән таныштылар. "Lladró" эшләрен Венециядә, Бөекбританиядә, Эрмитажда һәм Мәскәүнең Дәүләт тарих музеенда күреп сокландылар. Хәзер бу эшләр Казан Кремлендә тәкъдим ителә.

Фрациско Сирухеда, бу күргәзмә белән ике сәнгать әсәрен - искиткеч матур Казан шәһәрен һәм  "Lladró" маркалы сыннарны берләштерә алдык, дип билгеләп үтте. Компаниядә 1 меңләп кеше эшли һәм фарфор фигуралар кулдан ясала. Алар матурлык һәм сыйфат буенча аерылып тора, 120 илдә яшәүчеләр бу матурлыкны күрә алды. Кайчандыр бу гади гаиләдәге өч бертуганның хыялы гына булган: алар фарфор сәнгатенең дөньядагы барлык кешегә барып җитүен теләгән.

Сын ясаучыларны илһамландырган төп темаларның берсе балет булган һәм шул кала да. "Бүген туганнарның 60 ел элек булган хыяллары тулысынча чынга ашты һәм миллионлаган кеше аларның әсәрләренә соклана ала", - диде Франциско Сирухеда.

Күргәзмә Казанда 27 октябрьдән 22 декабрьгә кадәр эшли.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/27/114987/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан