Казан халыкара XI мөселман киносы фестивале фильмнарына Татарстан режиссеры да бәя бирәчәк

5 сентябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Казан халыкара XI мөселман киносы фестивален ачу тантанасы була.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестивальнең жюри составы тулысынча формалашып беткән һәм алар арасында Россия, Латвия, Казакъстан һәм Үзбәкстан вәкилләре бар.

Фестивальнең жюри составына режиссер, актер, сценарийлар авторы һәм продюсер, Россиянең халык артисты Владимир Меньшов җитәкчелек итәчәк. Ул «Любовь и голуби», «Зависть богов» фильмнары режиссеры, «Курьер», «Генерал», «Царевич Алексей», «Дневной дозор», «Легенда №17» кинокартиналарында уйнаган артист буларак сәнгать сөючеләргә билгеле шәхес.

Шигъри кино лирикасы остасы дип аталган Үзбәкстан ССР халык артисты Эльер Ишмөхәммәтов тамашачыларга «Нежность» фильмы аша таныла. Ә ул уйнаган «Влюбленные» кинокартинасы исә Совет кинемотографиясе классикасына әверелә. Аның «Гвоздь» (2014 ел) фильмын кинофестиваль кысаларында да тамаша кылырга мөмкин булачак.

Кинорежиссер, сценарийлар авторы, продюсер, рәссам, архитектор, Евразия кинофестивале директоры Рәшит Ногъманов Казакъстанны тәкъдим итәр дип көтелә. Аңа танылуны Виктор Цой белән төп рольдә төшергән «Игла» (1988) фильмы китерә. 2010 елда Рәшит Ногъманов фильмның дәвамын төшергән.

Жюри составында тамашачыларга «Смерть под парусом», «Тайная прогулка», «Красные колокола» фильмнары аша таныш Латвиянең кино һәм театр актрисасы Мирдза Мартинсоне да бар. Аның белән бергә, дөньяның 25 иленнән 51 фильмга Татарстан режиссеры, Россия кинематографистлары берлеге әгъзасы Илдар Ягафаров та бәя бирәчәк. Режиссерның беренче эшләреннән булган «Күктау» (2004) фильмы «Кинотавр» һәм Германия, Чехиядә уздырылган Европа фестивальләрендә бүләкләнгән иде. Кинокартина татар телендәге тулы метражлы беренче нәфис фильм санала.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/02/113065/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13386
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10983
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8194
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3725
    7
    75
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4284
    2
    67
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...