Логотип
Яңалыклар

Кариев театрында “Tamga” режиссерлык лабораториясе эшен башлады

8-13 апрельдә узачак әлеге лабораториядә балалар һәм үсмерләр өчен спектакльләр куючы режиссерлар катнаша. Мондый эчтәлектәге лаборатория Кариев театрында һәм, гомумән, Казанда беренче тапкыр оештырыла, бу юлы анда Мәскәүдән Александра Ловянникова белән Екатерина Корабельник, Норильсктан Тимур Фәйрузов, Уфадан Илшат Мөхетдинов катнаша. Лабораториянең кураторы – театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.  

 

Алар 13 апрельдә Кариев театрында спектакльләрнең эскизларын тәкъдим итәчәк. “Спектакльне тамашачыларга эскиз килеш тәкъдим итү, аларны лабораторияләргә чакыру күптән инде театрның бер юнәлешенә әйләнде”, - диде матубгат конференциясендә Тимур Фәйрузов. Ул Норильскта эшләсә дә, Казан аның өчен ят шәһәр түгел: ул монда туган, монда үскән. Әйткәндәй, режиссерларның күпчелеге рус телле булса да, эскизлар татар телендә барачак. “Ләкин әдәби татар теле булып бетмәскә дә мөмкин, үзара сөйләшә торган гадәти тел”, - дип шәрехләде театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.  

 

Ул шулай ук әлеге лабораторияләрнең актерлар өчен иҗади стресс булуын да билгеләде: “Бүгенге көндә театрның кайда нинди буш почмагы бар, актерлар шунда репетицияләрдә шөгыльләнә, алар өчен төрле режиссерлар һәм яңа драматургия материалы белән эшләп карау файдалы булыр, дип ышанабыз”.  

 

Шулай ук театр чит режиссерларга һәм чит авторларга мөрәҗәгать итеп, татар авторларын диалогка чакыра. Алар фикеренчә, үзебездәге драматурглар Тукай әкиятләре образларын эксплуатацияли һәм соңгы унъеллыкның клишелары белән эш итә. Лаборатория – бүгенге көндә яши торган балалар һәм үсмерләр турында, ә 1967 елгылар турында түгел, дип ассызыклый алар. Ягъни анда балалар һәм үсмерләргә кагылышлы актуаль темаларны яктырткан драматургия материалы кулланыла.  

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар