Иҗтимагый палатаның беренче утырышы

Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап, халык мәнфәгатен хакимият органнарына түкми-чәчми җиткереп торучы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы яңа елдан яңа состав белән үз эшен башлап җибәрде.
Унтугызынчы январь көнне Татарстан Дәүләт Советының утырышлар  залында булып үткән утырышта аның рәисе (А.А. Фомин) һәм дүрт рәис урынбасары сайланды, сигез комиссия оештырылды. Моннан тыш, яңа состав тәкъдим ителде. Җитмеш кешедән торган Иҗтимагый палатага юристлар, коммерция булмаган оешмалар җитәкчеләре ( ә алар республикада биш миллионнан артып китә), муниципаль орган вәкилләре, төрле өлкәләрдә эшләүче профессиональ белгечләр кертелде. Палатаның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында оештырылган эшче төркемнәре, экспертлар алга таба да эшләрен дәвам иттерәчәк. Иҗтимагый палатага керүчеләр исемлегендә, беренче мәртәбә, дин әһелләре дә бар.

Утырышта катнашучы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган чакырылыштагы Иҗтимагый палата эшчәнлеген югары бәяләде. «Сезнең хезмәтегез акча белән бәяләнми. Һәм ул шуның белән кыйммәтле дә», – диде ул. Парламент башлыгы әйтүенчә, Иҗтимагый палата әгъзалары гражданнарның законлы хокукларын яклап, берсеннән-берсе катлаулы бурычларны хәл итәләр, закон проектларын эшләүдә һәм тикшерүдә катнашалар, җитди һәм эшлекле тәкъдимнәр белән чыгалар. Халык аларга үзләрен борчыган сораулар белән киләләр. Һәм, әйтергә кирәк, бер генә үтенеч тә игътибар үзәгеннән читтә калмый.

2015 елны уңышлы төгәлләдек, дияргә була. Икътисадый күрсәткечләребез дә яхшы, республиканы дөньяга таныту ягыннан да кимен куймадык. Без вертолетлар да, самолетлар да, корабльләр дә ясыйбыз, дары җитештерәбез, нефть чыгарабыз! Булдырабыз, кыскасы! Һәм, әлбәттә инде, бу эшләрдә халык белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләп торучы Иҗтимагый палатаның да зур өлеше бар.


фото: http://tatar-inform.ru
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7569
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3210
    3
    43
  • 4381
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3389
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан