Логотип
Яңалыклар

​Ике көн эчендә... биш медаль


    Олимпиадада Россия командасы ике көн эчендә биш медаль яуларга өлгерде. Беренче алтынны җыелма командага дзюдоист Беслан Мудранов (ул чыгышы белән Кабардино-Балкариядән) китерде. 
    Унтугыз яшьлек Виталина Бацарашкина 10 метрдан пистолетта атуда көмеш медаль яулады.
    Наталья Кузютина дзюдоисткалар арасында өченче урынны яулап, бронза медальгә лаек булды. «Бронза да безнең ил өчен зур бүләк. Мин – канәгать», – диде журналистлар белән очрашуда спортсменка.
    Уктан ату буенча безнең кызлар – Туяна Дашидоржиева, Ксения Перова һәм Инна Степанова Көньяк Корея кызларыннан азга гына калышып, икенче урынны алдылар.
    Олимпиадада бишенче медальне фехтование буенча Тимур Сафин яулады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар