Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Иннополис лицеенда һәм Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында «Өйгә Җиңү белән» дип аталган сугыш чоры җырлары һәм биюләрен милли төсмер белән кушып әзерләгән концерт программасын тәкъдим итте.
– Безнең халык, бигрәк тә үсеп килүче буын, бабаларыбыз батырлыгын белеп яшәргә тиеш. Хәзерге тормышыбыз тыныч, гадел булсын өчен, әби-бабаларыбыз узарга туры килгән авырлыклар, каршылыклар турында онытмасыннар иде – концертның төп идеясе әнә шул», – ди Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Зәкиева-Романцева.
Концертның беренче өлешендә яшь тамашачыларга сугыш чоры вакыйгаларын «Сугыш булды...» дип аталган җыр-биюгә корылган спектакль аша тәкъдим иттеләр. Икенче өлештә ансамбльнең алтын фондыннан халык җырлары һәм биюләр башкарылды.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов әйтүенчә, төп эшчәнлекләренең берсе – яшь буынны татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Шуңа күрә ансамбль коллективы концерт залларында гына түгел, мәктәпләрдә һәм гимнанизияләрдә дә чыгыш ясый. Февраль аенда гына ансамбль Казанның 186 нчы лицеенда, 96 нчы, 13 нче һәм 27 нче гимназияләрдә «Без бергә» программасы белән чыгыш ясады. Программа очраклы гына шулай аталмаган: татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марийлар һәм башка халыклар өчен республикабыз инде күптәннән уртак өйгә әйләнде. Шулай ук ансамбль еш кына төрле район һәм авыл мәдәният йортларында концерт куя. Монысы да ерак районнарда яшәүче балалар, яшүсмерләр үз тарихлары белән мәдәният аша танышсын өчен эшләнә. Ансамбль концертларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк