Логотип
Яңалыклар

Иң тырыш почтальон Түбән Саснада яши

1 апрельдә 2016 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларга язылу кампаниясе башлана. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган почтальоннарын бүләкләде.


“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин почтальоннар арасында уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне Казанга җыеп котлады. Йорттан йортка йөреп, кешеләргә почта тараткан, һәр подписка чорында газета-журналларга яздырган, еш кына җирле халыкның иң якын кешесенә әйләнгән почтальоннарга һәм, гомумән, бөтен почта бүлекләренә рәхмәтләрен җиткерде. Мәгълүм булганча, әлеге бәйгедә катнашу өчен подписка чорында “Татмедиа” җәмгыятенә караган район яки шәһәр газеталарына узган елдан күбрәк кешене яздыртырга кирәк. Бу күрсәткечне кимендә 5 процентка арттыру мәҗбүри иде. Шулай ук почтальон хезмәт күрсәткән җирлектә яшәүчеләр санына карап, аларның күпмесе газета-журналлар алдыруына да игътибар бирелде. 2016 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясап, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте “Иң яхшы авыл почтальоны” дип Балтач районы Түбән Сасна авылында 26 ел почтальон булып эшләүче Гөлзилә Әхмәтҗанованы таныды. Аның тырышлыгы белән авылның 77 проценты газета-журналлар укый. Агымдагы ярты еллыкта авылда 208 кеше районның “Хезмәт” газетасын алдырта. Үткән елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул бу юлы 10 процентка күбрәк кешене яздырткан. “Мин инде пенсия яшенә җиттем, тик халык ялга чыгуымны теләми, тагын эшлә әле дип сорыйлар. Гомер буена шушы авылда хат ташучы булып эшләдем, көн саен җәяүләп биш чакрым юл йөрим. Халык та, җитәкчеләр дә хезмәтемне күрәләр, бәялиләр, район редакциясеннән, Россия һәм Татарстан почта идарәләреннән дә Рәхмәт язулары белән бүләкләделәр”, – дип сөйли Гөлзилә Әхмәтҗанова. “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” номинациясендә Буа шәһәреннән, 30 ел гомерен почта хезмәтенә багышлаган Надежда Майорова җиңде. Ул 20 чакрымны биләгән участок өчен җаваплы, әлеге җирлектәге хуҗалыкларның 75 проценты район газетасын ала. 2016 елның беренче яртыеллыгына Надежда ханым 450 кешене район газетасына яздыртып, узган подписка чорыннан 5,9 процентка күбрәк укучыны җәлеп иткән. “Иң яхшы шәһәр почтальоны” номинациясендә Түбән Кама шәһәреннән Вера Ефремова җиңү яулады. Узган подписка чорында аларның почта бүлеге 9,5 процентка үсеш күрсәткән. “Иң яхшы почта бүлеге” дип исә Кама Тамагы почтамтының Куйбышев Затоны почта бүлеге аталды. Биш кешедән торган, шул исәптән өч хат ташучы эшләгән почта бүлеге җитәкчесе Венера Истопленникова сүзләренчә, бу җиңү коллектив өчен куанычлы хәбәр. “Безнең коллективта яшьләр көч куя. Дус-тату эшлибез. Газета-журналларга язылу чорында кешеләргә аңлатабыз, яздыртабыз. Соңгы елларда газеталарны урта һәм өлкән яшьтәгеләр алдырта, ә яшьләр интернетка береккән, аларны да газета укырга тартырга теләгебез зур”, – ди Венера Истопленникова. Бәйгедә җиңгән почтальоннарны “Почта России” предприятиесенең филиалы – “Татарстан Почтасы” идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Гришина да тәбрикләде. “Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, әле дә иң күп укый торган төбәк булып кала. 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, безнең республикада 1 мең кешегә яздырылган 339 данә вакытлы матбугат туры килә. Бер елда “Татарстан почтасы” халыкка 45 миллион данә газета һәм журнал тарата, шуларның 20 миллионы – “Татмедиа” басмалары. Димәк, “Татмедиа” җәмгыяте почта хезмәтенең төп хезмәттәше икәне аңлашыла. Без бер-беребезгә терәк. Киләсе подписка чорында да бергәләп уңышлы эшлик, тиражларны саклау һәм үстерү өчен тырышыйк”, – дип теләде Светлана Гришина. 2016 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча да алдынгы почтальоннарны бәяләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар