Гөрләде Сабан туе...

4 нче июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Татарстан Президенты, көрәштә баш батыр калучыга, дип бүләк итеп биргән«Лада-Гранта» автомобиле дә Ульяновскта калды.
Бәйрәм 3 нче июньдә үк башланып китте. Ул көнне Иске Кулаткы бистәсе стадионында Татарстан артистлары әзерләгән концерт тәкъдим ителде. Программа кечкенә Сабан туе рәвешендә уздырылды: сәхнәдә җыр-биюле концерт күрсәтелде, стадион читендә тәм-том сату нокталары гөрләп эшләде, балалар өчен уен мәйданчыклары да булдырылган иде. «Бу кичке чараны оештырулары бик әйбәт булды әле. Иртәгә Сабан туена килә алмыйм – эшкә чакырттылар. Елга бер була торган бәйрәмне күрми каламмы икән, дип бик борчылган идем, бүген дә шушындый программа буласын белгәч, сөендем. Татарстан алып килгән музыкаль бүләкне карап, дус-ишләр белән аралашып, вакытны күңелле үткәрәбез», – дип фикере белән уртаклашты бистәдә гомер итүче Наил Саттаров. Кичке бәйрәм зур салют белән төгәлләнде.
Иртәгесен халык Сабан туе мәйданына агылды. Рәсми ачылыш сәгать 11 дә генә диелсә дә, мәйдан иртәнге 9да ук гөҗ килә иде инде. Төп сәхнә тирәли Ульяновск өлкәсенең төрле авыллары татар, чуаш, мордва һәм башка халыкларның көнкүрешен күрсәтә торган ишегаллары әзерләгән иде. Менә татар йортының эчке күренеше. Түрдә – чигүле мендәрләр өелгән сандык, аның янында асылмалы бишек, өстәлдә – милли сый-нигъмәт һәм парын чыгарып утырган самавыр. Бишектәге бәби уенчык кына булса да, өстәлгә тезелгән тәм-томнар чын иде. Нәрсә генә юк монда! «Безнең татарларда табын түрендә һәрвакыт итле пәрәмәч тора, гает ашына, туйларга пәрәмәч, юка, кыекча – сезнеңчә кош теле, Татарстанның бавырсагына охшаган чигелдәк, үзебезнең умарта балы белән балланган чәк-чәкләр, эремчекле, җиләк-җимешле бәлешләр пешерәбез», – ди Иске Атлаш авылыннан Гөлфия ханым Юмангулова.
Искекулаткылалырга Сабан туена әзерләнергә Татарстанның Нурлат районы булышкан. Алар әзерләгән татар йорты ишегалдында ягылган мунчага хәтле бар иде! «Бүрәнәләрне үзебезнең Нурлаттан китерттек. Осталар бер ай элек сала башлаган иде бу корылмаларны, нәкъвакытына өлгерттек. Кичә үзебез шушы мунчага юынырга кереп тә карадык. Бүген дә кереп-кереп карыйлар, ягылганына башта ышанмыйлар, ышангач, күңелләре булып чыгып китәләр», – дип сөйләде нурлатлылар. Җырчы Фирдүс Тямаевны да ияртеп килгән иде алар. Ул биш сәгать дәвамында концерт бирде, олысын да, кечесен дә биетте һәм җырлатты. Ә төп мәйданда җырлаучылар арасында Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп-Зөфәр, Рөстәм Закиров, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Асаев, Алсу Әбелханова һәм башкалар бар иде.
Тантананы рәсми рәвештә Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов башлап җибәрде. Ул хезмәт кешесен данлый, милләтләрне берләштерә торган бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән Татарстанга рәхмәт әйтеп, районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, татар милли мәдәниятен саклауга хезмәт куйган шәхесләрне бүләкләде. Татарстан Президенты да Ульяновск төбәгендә өченче тапкыр ил дәрәҗәсендә Сабан туе оештырылуын, аның ел саен киңрәк масштабта узуын билгеләп үтте. «Сабан туе – татар халкының бренды. Кайда яшәвебезгә карамастан, милли бәйрәм халкыбызның традицияләрен саклый. Иске Кулаткыда да ул балалар бакчаларында ук бәйрәм ителә», – дип, Рөстәм Миңнеханов өлкә татарларына мул-имин тормыш, бөтен милләтләргә киләчәктә дә дус-тату булып яшәүләрен теләде. Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенә исә микроавтобус бүләк итте. Бөтенроссия Сабан туен тамаша кылырга Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, танылган хоккейчы Владислав Третьяк та килгән иде.
Милли бәйрәмдә җыр-бию белән уеннар бергә үрелеп барды. Ульян өлкәсе татарлары гына түгел, Россиянең 30дан артык төбәгеннән килгән милләттәшләребез, хәтта башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнашты анда. Көрәш башланыр вакыт җиткәч, бөтен халык эшен ташлап, мәйдан янына җыелышты. Бүләге дә уен-муен түгел бит – Татарстан Президенты биргән «Лада-Гранта» автомобиле. Зур призны һәм VII Бөтенроссия авыл Сабан туе баш батыры исемен танылган көрәшче, Универсиада чемпионы Сергей Павлик алды. Ульяновск халкы үз якташларын кайнар алкышларга күмде.
97 процент халкы татарлар булган Иске Кулаткыда милли бәйрәмебез менә шулай күңелле үтте. Ахырда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров киләсе елда VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең 10 мең татар яшәгән Урта Әләзән авылында узачагын хәбәр итте, авыл Сабан туе символы Пенза вәкилләренә тапшырылды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.