Гаяз Исхакый бергә җыйды

Без студент елларында Бауман урамындагы 19 нчы йортка, Язучыларның Тукай клубына узган чараларга бик еш йөри идек. Әдәбият, милли матбугат турындагы кызу бәхәсләр, саллы сөйләшүләр, иҗат кичәләре хәтергә уелып калган. Әллә мохите, әллә чоры, әллә кешеләре шундый булганмы – ниндидер бер рух күтәренкелеге, активлык, яңалыкка омтылыш сизелә иде.

...Һәм менә бүген тагын шуңа охшаш бер халәт кичердек. Ремонттан соң яңартылган Тукай клубы беренче тапкыр зур әдәби мәҗлескә җыйды. Ниһаять, әдәбият галимнәренең, фәнни хезмәткәрләрнең күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе булып, ХХ гасыр татар классик әдәбиятының күренекле язучысы Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы басылып чыккан! Шул уңайдан Тукай клубында КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, «Татмедиа» АҖ тарафыннан Гаяз Исхакый истәлегенә багышлап оештырылган«Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны» дигән темага фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы үтте. Залда – журналистлар, галимнәр, укытучылар, студентлар... Университет галиме Хатыйп Миңнегулов, КФУның гаммәви коммуникация бүлеге мөдире, профессор Васил Гарифуллин, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Татмедиа» АҖ генераль директор урынбасары Сөмбел Таишева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Төркиянең Әнкара шәһәрендәге Гази университеты галиме Фәрһат Тамир чыгышларында Г. Исхакыйның язучы гына түгел, публицист һәм журналист, мөхәррир, милләтпәрвәр ялкынлы көрәшче, бәйсезлек хәрәкәте лидеры буларак эшчәнлеге күз алдыннан үтте. Гаяз Исхакый укуларын торгызу, декабрь аен Исхакый әсәрләрен уку ае буларак игълан итү фикерләре яңгырады. Милли мәгариф, милли матбугат һәм телевидениегә кагылышлы сораулар, аларны чишү юллары турында файдалы һәм кирәкле сөйләшү рәвешендә үтте бу пленар утырыш.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13717
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11146
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8360
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3983
    7
    77
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4567
    4
    71
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...