«Галиәсгар Камал» корабына утырып, Рәдиф Гаташ «диңгезләренә» сәяхәткә чакыралар

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт» шигъри-музыкаль спектакле була.
Син кайсы миф герое? Без әкиятләрне дә, мифларны да бүгенге тормышка – көндәлек шартларга бернинди катнашы булмаган борынгылык калдыгы буларак кабул итәргә ияләшеп киләбез. Әмма аларның сюжетлары һәрберебезнең тормышында көн дә диярлек кабатлана. Без бары уйланмыйбыз гына. Бу хакта.Рәдиф Гаташ шигъриятендәге төп лейтмотив әнә шул – адәм баласының туганнан башлап гомер буена дәвам иткән Сәяхәте – Одиссеясы.
«Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт» шигъри-музыкаль спектаклендә Гаташ поэзиясе – этәргеч кенә. Һәркемгә үз язмышы, низаглары, уңышлары, табу-югалтулары, ахыр чиктә, тормыш мифопоэтикасы турында уйланыр өчен. Кем син – Зевс әмеренә яисә күптәнге күрәзәгә буйсынып юлга чыккан Одиссеймы, сөйгән ярын гомере буена зарыгып көтүче Пенелопамы, сер бирмәс Ахиллмы? Ишек артында – шаулап торган 60нчы еллармы, яңа XXI гасыр башымы? Эпохалар алышынып тора, ә ни дә булса үзгәрәме?
Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге: Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган ретро җырларның яшь музыкантлар һәм җырчылар тарафыннан яңача, заманча башкарылуы. Чорлар, язмышлар, иҗади аһәңнәр бәйләнеше.
Сәяхәткә алып чыгачак «Галиәсгар Камал» корабы 21 апрельдә 19:00 сәгатьтә Татарстан урамы, 1 причалыннан кузгала. Сезнең урыннар - «Кече сәхнә» палубасында.
Чараны оештыручылар әнә шулай шаян рухта үзләренә ияртеп, Рәдиф Гаташ иҗатына чумдырмакчы.
Корабта бу сәфәрне бизәргә җыелачаклар: Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов (К.Тинчурин театры артистлары), Никита Жестков (бию), Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина (фортепиано), Анна Антонова (виолончель), Динә Закирова (скрипка), Алмаз Ахунов (баян), Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Зөлфирә Шәйдуллина, Алмаз Хәсәнов (җырчылар), Juna төркеме, Казан дәүләт университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлар хоры (җитәкчесе - Эльнар Байназаров). Режиссер – Резеда Гарипова.
Бу хакта «Калеб» яңа буын җыена хәбәр итә һәм спектакльгә керү – бушлай.
Белешмә өчен. «Калеб» – һәр төрле юнәлештә иҗат итүче яшьләрне – композиторлар, шагыйрь, рәссамнар, режиссерларны берләштергән проект. Проект яшьләрнең иҗатын таныту, хезмәттәшлек өчен мәйдан булдыруны максат итә. «Калеб» кысаларында иҗади очрашулар, мастер-класс, концерт, лекция, дискуссияләр уздырыла. Проект эшли башлаган көннән, 2013 елның апреленнән бирле 30дан артык чара оештырылган.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
31 гыйнвар 2023 - 16:29Без имениДөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 13:57Без имениХыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.«Йөремсәк» хатын
-
31 гыйнвар 2023 - 18:16Без имениАллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.Киләбез дә китеп югалабыз...
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.