Г. Кариев театры «Мәктәпкә җыенырга булыш!» ты

Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» хәйрия акциясе бара. Әлеге акция уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы Саба районы Явлаштау авылында бәйрәм оештырды. Кариевлылар белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы сабыйларга балачак тәмен тоеп, иркенләп белем алырга үз өлешен кертте.
Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, районның социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, мәгариф өлкәсендәге ветераннар һәм тагын бик кунаклар катнашты. Театр директоры Мансур Зиннур улы Ярмиев беренче сыйныфка укырга керүче балаларга канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт hәм рәсем дәресе кирәк-яраклары тутырылган сумкалар, һәм бу уку елыннан тәүлекнең караңгы вакытында һәр укучы үзендә йөртергә тиешле яктылык кайтаргыч беләзекләр (2015 елның 1июленнән гамәлгә кергән таләп) тапшырды.
Ул балаларны мавыктыргыч hәм кызыклы белем илендә югалып калмаска, яңадан-яңа үрләр яуларга чакырды. Әлеге балаларны тәрбияләп чыгарган балалар бакчасы да бүләксез калмады. Нәниләргә һәм мәктәп китапханәсенә 250 данә өр яңа китап. Акция кысаларында, кариевлылар авыл халкына Рафис Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» спектаклен күрсәтте. Чын дуслыкның кадерен белергә чакырган тамаша балаларга да олыларга да бик ошады.
Балачакта өлкәннәр тарафыннан игътибарны һәм ихтирамны тоеп үскән балалар киләчәктә үзләре дә тирә юньдәгеләргә мәрхәмәтле һәм иманлы булалар. Әлеге балаларның да киләчәге якты буласына шик юк.
сылтама: http://karievteatr.ru/g-kariev-teatry-mektepke-jyenyrga-bulysh-akciyasende-katnashtyfotoreportazh/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.