Логотип
Яңалыклар

«Фәридә чишмәсе»

Сөмбел бүген редакциягә эчтән балкып, ниндидер бер якты нурга күмелеп  килеп керде. Бердән, ялдан соң эшкә чыгуы: сагындырган. Аннары туганнары белән бик изге эш башкарып килгәннәр – Кукмара районы Камышлы авылында «Фәридә» чишмәсен ачканнар.

Әлеге чишмә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә туып, Камышлы авылында үскән галимә Гаффарова Фәридә Юлдаш кызы истәлегенә кызлары Ләйлә һәм Сөмбел иганәчелегендә авыл халкы тырышлыгы белән төзекләндерелгән.

Фәридә ханым – Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында,Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшләп, үзен төпле фикерле, туры сүзле, ярдәмчел, олы җанлы галимә итеп таныткан зур шәхес. Хезмәттәшләре, дуслары, җитәкчеләре бик ярата, хөрмәт итә иде аны. Фәридә Гаффарованың гыйльми китаплары, фәнни мәкаләләре татар халкының мәшһүр шәхесләрен киң җәмәгатьчелеккә танытты. Алар – тарихыбызны яңарткан зур эшләр. Фәридә ханым – кандидатлык диссертациясен туган телебездә яклаган (1997 ел) беренче галимебез. 

Болар халкында кат-кат искә төшерәләр, матур хатирәләр сөйлиләр. 
«Ошбу чишмәгә килүчеләрнең ризалыгы, рәхмәт сүзләре татар халкы өчен җан атып яшәгән Әниебезнең рухына дога булып ирешә торсын иде. Амин». Ләйлә белән Сөмбелнең шул сүзләреннән, тәбрикләүләрдән соң, ал тасманы кисеп, чишмә суыннан авыз итәләр.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, авыл халкы, кайткан кунаклар катнаша.

...Камышлы авылы халкын сөендереп, челтер-челтер чишмә ага. «Фәридә» чишмәсе. Ул Фәридәнең үзе кебек юмарт, армас-талмас, мәрхәмәтле.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар