Логотип
Яңалыклар

Евразия язучылар берлеге рәисе "Татмедиа"да кунакта

Бүген "Татмедиа" бинасында Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы  белән очрашу булды. Чарада Татарстан каләм әһелләре, татар журналларының җитәкчеләре фикер алышты. Очрашу Россиядә әдәбият елы уңаеннан оештырылды.

Каләм әһелләре  татарларның төрки дөньяда тоткан урыннары хакында бәян иттеләр. “Кызганыч ки, без төркиләр бер-беребезнең әдәбиятыннан тиешенчә  дәрәҗәдә белмибез. Төркиядә гомер итүче татарлар да үз гаиләләрендә татарча сөйләшә, ә милли әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп балаларына тәкъдим итмиләр. Шәхсән мин үзем татар булсам, тәрҗемә кылыр идем,” - дип белдерде үз фикерен Якуп Омероглы.

Якуп әфәнде татарларның башка төрки халыкларга караганда укымышлырак икәнлегенә дә тукталды. Шулай да хәзерге заманда техник яктан зур мөмкинлекләр булган очракта да, аралашу, нәтиҗәле эш-гамәлләрнең сүлпән баруына да басым ясады. Бүгенге мөмкинлекләрдән элеккеге галимнәребез файдаланган булса, нинди гамәлләр генә майтармаган булырлар икән? Хәзер без бераз ялкауландык шикелле, дигән фикерләр дә яңгырады утырыш вакытында.

Тарихи романнар авторы, “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Вахит ага Имамов уртак матбугат кирәклеге хакында әйтте. “Мондый журналыбыз булса, безгә аралашу, бер-берләребезнең әсәрләре белән танышып бару, тәрҗемә кылу эше дә күпкә отышлырак булыр иде. Мондый матбугатны фәкать бәйсез төрки дәүләт кенә тормышка ашыра ала", – дип үз фикерен җиткерде.

Язучы фикерен “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева да хуплады. Татмедиа тырышлыгы белән киләчәктә үзара хәбәр-агентлыгы оештырып төрки дөнья яңалыклары белән таныштырып бару аралашуны якынайтыр дигән өметтә ул.

Узган елның август аенда әдәби журнал мөхәррирләренең форумы Казанда булган иде. Әлеге форум барышында төрки телле журналлар порталы тәкъдир ителгән.

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Ибраһимов шушы көннәрдә Казанда баручы “Нәүрүз” төрки халыклар театрлары фестиваленең уңышлы проект икәнен искә төшерде. Яшь төрки язучылар формы, Төрки журналистлар берлеге корылтайларын уздыруны санап узды.

Олы кунак “Мәгариф”, “Идел”, “Гаилә һәм мәктәп” журнал редакцияләре белән танышты. Татар язучыларын төрек укучысы белән таныштыруда зур көч куючы тәрҗемәче Фатих Кутлу әлеге басмаларның эшен югары бәяләде.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/45089-evraziya-yazuchyilar-berlege-r%D3%99ise-tatmediada-kunakta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар