Логотип
Яңалыклар

Этнодиктант тәмам: 100 балл җыючылар да бар

4 октябрь ил тарихында беренче тапкыр этнографик диктант язу көне булып истә калачак. Бүген илнең һәр төбәгендә милләтләр турында белемнәрне сынадылар.


Казанда ул Халыклар дуслыгы йортында узды. Катнашучыларны теркәү 11.00 сәгатьтә генә башланса да, уникенче яртылар тирәсендә этнографик диктантны язарга 84 кеше теләк белдергән иде инде. 12.00дә исә теләүчеләрнең  саны 100дән артып китте. Алар арасында югары уку йортлары студентлары, укытучылар, дәүләт хезмәткәрләре, пенсионерлар да бар иде.

Теркәлгән кешегә махсус номер бирелә. Шул номерны тест бланкасына язып куярга кирәк. Катнашучыларны аерым-аерым түгел, бер өстәлгә дүртәрләп, урын җитмәгәннәрен алтышарлап та утырттылар.

– Әлеге диктант турында белгәч, үзебезнең белемнәрне сынап карарга булдык, – ди  КФУның антропология һәм этнология факультетының икенче курс студенты Адель Хәбибуллин. – Ни дисәк тә, шул юнәлеш буенча укыйбыз бит. Берәү дә мәҗбүр итмәде, үзебез теләк белдердек. Диктант язуның ничек оештырылуы да кызык бит. Тест биремнәрен чишкәннән соң, белемнәребезнең кайсы яктан йомшаграк икәне билгеле булачак. Билгеле, шул якка игътибар итәргә кирәк булыр.

Аның төркемдәше Гүзәл Ибраһимова да бер ел эчендә алган белемнәрен сынап карау теләге белән яна: «Диктант аноним булса да, барыбер куркыта. БДИ тапшыргандагы кебек каушау бар.  Сорауларның нинди буласын күз алдына да китермибез. Шуңа күрә 100 балл җыярмын дигән ышаныч юк. Әмма өметне сүндермибез».



Татарстан китап нәшриятыннан да өч хезмәткәр этнографик диктант биремнәрен көтеп утыра. Наилә ханым Зыятдинова монда килүенең сәбәбен үзен сынауда дисә дә, җитәкчелек әйтүен дә яшерми. Китаплар караштырып, үзләренчә әзерләнеп тә килгәннәр. Дулкынланулары йөзләренә чыккан.

Катнашучылар арасында өлкәннәр дә күренә. «Диктант турында газетадан укып белдем, – ди “Теплоконтроль” заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан София Хәйруллина. – Әзерләнергә вакыт булмады. Шулай да үзем өчен кызык. Әти – татар, әнием урыс милләтеннән. Шуңа күрә мин ике милләт үзенчәлекләрен тулысынча беләм, дип уйлыйм. Яшәү дәверендә башка халыклар белән дә аралашырга туры килде. Татар бәйрәмнәрен дә, русныкын да тигез күрәбез».

    
– Бу диктантны язу безнең өчен бик әһәмиятле. Ниһаять, милләтара мөнәсәбәтләргә җиңел караш, аны фестивальләр, концертларга гына кайтарып калдыру ахырына якынлашып килә ахрысы, – дип фикерләре белән уртаклашты Халыклар дуслыгы йорты директоры Илдус Шәрипов. – Милли сәясәт – бик зур көч. Дөрес алып барылмаган сәясәт зур дәүләтләрне дә таркатып ташлый. Кызганычка каршы, моның мисалларын дөньяның ничәмә-ничә төбәгендә күзәтәбез. Без күпмилләтле республикада, күпмилләтле илдә яшибез. Бу милләтләр арасында ничек бер-беренә ихтирамны, тынычлыкны саклап калырга? Әлбәттә, бер-береңне белергә кирәк. Белемебез тиешле дәрәҗәдә, дип әйтеп булмый. Моннан  өч ел элек, без Халыклар дуслыгы йортында “Дуслык дәресләре” оештыра башлаган идек. Максатыбыз – 7 сыйныф балаларына төп нигез булган белемнәрне бирү. Күпме халык яши, мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш һ.б.лар турында бергәләп сөйләштек. Зур халыкмы, кечкенәме, аларның барысының да хокуклары бер. Бүгенге диктант язу сүзе шартлы рәвештә кулланыла. Чынлыкта, бу – тест. Без кайчандыр башлаган эшне илебез күләмендә танытмакчы булалар. Бу форсаттан файдаланып, этнографик диктантка республикабызда эшләп  килүче Дуслык йорты хезмәткәрләрен дә катнашырга чакырдык. Республика районнары, шәһәрләрендә милли сәясәт белән шөгыльләнүче дәүләт вәкилләре дә катнашачак һәм бу безнең өчен мөһим. Милләтләрне ни дәрәҗәдә белүебезне нәтиҗәләр ясалганда  ачыкларбыз. Минем уйлавымча, киләчәктә этнографиядән иң гади белемнәр мәктәптә дә, хакимият органнарында эшләүчеләргә дә җиткерелергә тиеш.

Ирек Илдус улы үзе дә, башка катнашучылар белән бер класста утырып, белемнәрен сынады. “Барысын да беләм, дип әйтеп булмый. Биремнәр бик гади кебек тоелса да, кайберләре катлаулы”, – диде ул.

– Илебездә йөзләгән Дуслык йортлары эшләп килә. Бу  эшне һәркем үзе белгәнчә башкара. Кызганычка каршы, Дуслык йорты эшчәнлегендә бернинди кагыйдә дә, тәртип тә юк. Бу, әлбәттә, вакытлыча күренеш. Чөнки милли сәясәт мәсьәләләрендә Дуслык йортлары, Милли-мәдәни үзәкләр, халыклар Ассамблеясы – беренче сызыкта басып тора торган оешмалар. Монда үзең белгәнчә генә эшләү дөрес түгел. Безнең янда фән кешеләре дә, хакимият вәкилләре дә булырга тиеш. Милли-мәдәни оешмалар белән кулга кул тотынышып эшләү кирәк, – дип сүзен тәмамлады Илдус Шәрипов.

Ул арада 45 минутка сыешып, эшләрен тәмамлаучылар да күренде. Оештыручыларның кыскача анализына карасак, биремнәр буенча 100 балл җыючылар да бар. Алар, нигездә, мәктәп укытучылары.

Исегезгә төшерәбез: этнографик диктант нәтиҗәләре 4 ноябрь көнне – Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителәчәк. Ә якынча йомгакны һәркем иртәгә Татарстан халыклары Ассамблеясы сайтына кереп карый алачак.

 



чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар