Эльмира Закирова: «Мәкаләгә караганда, әдәби әсәр язуы җиңелрәк түгелме, дип уйлап куйдым»

«Журналист хезмәте язучыныкына караганда да катлаулырак бугай – китап чыгаргач, шуны аңладым», - диде танылган журналист, «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты, «Иясез шатлык» китабы авторы Эльмира Закирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Эльмира Закированың «Иясез шатлык» китабы Татарстан китап нәшриятында быел гына 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Китапта авторның «Иясез шатлык» исемле повесте, «З1 нче декабрь» исемле хикәясе, парча, нәсер жанрындагы язмалары урын алган.
Эльмира Закирова китаптагы һәр әсәренең нигезендә журналист язмалары ятуын ассызыклый.

«Журналистика - зур чыдамлык, тырышлык сорый торган профессия, - ди Эльмира Закирова. - Журналист бер мәкаләсен язу өчен бик зур эшләр башкара. Мин әдәбиятны да журналистика алга этәрде, дип саныйм. Сүзем бәхәсләр китереп чыгарса чыгарыр, әмма мәкаләгә караганда, әдәби әсәр язуы җиңелрәк түгелме икән, дип тә уйлап куйдым әле, чөнки беркем дә кысаларга кертми – геройлар язмышын, аларның проблемаларын үзең теләгәнчә чишәсең. Вакыйгаларны да үзең теләгәнчә куертасың», - ди Эльмира Закирова.
Эльмира Закирова – танылган журналист, утыз елдан артык «Ялкын» журналында эшләгән, шуның уналты елын баш мөхәррир вазыйфасында. Бүгенге көндә «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире. Таарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татар матбугатында исемнәре танылган тулы бер буын журналистлар – аның укучылары.
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 08:33Без имениГел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
8 апрель 2021 - 23:04Без имениУффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!Cөяркәм фатир бүләк итте
-
9 апрель 2021 - 00:34Без имениРустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!Рөстәм Нәбиев федераль каналда
-
8 апрель 2021 - 19:30Без имениХэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.Хатын-кызга ни җитми?
-
8 апрель 2021 - 15:07Без имениРузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.Хатын-кызга ни җитми?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.