Логотип
Яңалыклар

“Ел китабы”: иң күбе кем әсәрләрен укыйлар?

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2016» конкурсына йомгак ясады. Быел ул 32 нче тапкыр үткәрелде.

- Нәбирә ел саен җиңә ул, ә мин беренче тапкыр, - диде язучы булмаса да, “Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә “Язмыш” дигән автобиографик китабы белән 1 нче урынны алган Әсһәр Шакиров.

Чыннан да, Казанның архитектор К. Мюфке иҗат иткән шедевраль бинасында – Татарстанның Милли китапанәсендә узган “Ел китабы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашучыларны җиңүчеләрнең исемнәре кызыксындыра иде. Кемнәр алар бүгенге көндә иң күп укылучы китап авторлары?



Конкурста 381 китап катнашкан, шуларның: 51-е – чәчмә әсәрләр (проза), 75-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е – балалар әдәбияты, 49-ы – рус телендә чыккан матур әдәбият, 92-се – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 70-е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.


Татарстан нәшриятларында 2016 нчы елда дөнья күргән, 2017 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашты. Ягъни ел китабын шушы китапханәләргә йөрүче 2 миллионга якын китап укучы сайлаган.

2018 нче елның 21 нче мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Чәчмә әсәрләр:

1 урын - Нәбирә Гыйматдинованың «Сөйлим, тыңла...»;

2 урын - Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар»;

3 урын Сәйдә Зыялының «Яралы кош авазы» китапларына бирелде.

Камил Кәримовнең «Игезәкләр йолдызлыгы», Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч», Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ялантауга ай кунган» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:

1 урынны Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре - Моабитские тетради»;

2 урынны Роберт Миңнуллинның «Монда без дә бар әле!»;

3 урынны Клара Булатованың «Гасыр белән гасыр арасында» китаплары алды.

Рәмис Әймәтнең «Бозлы җилкәннәр», Рәдиф Гаташның «Ихласнамә» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Балалар әдәбияты:

1 урынга Габдулла Тукайның «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;

2 урынга Лиана Әмирханованың «Китап яратучы малай»;

3 урынга Йолдызның «Аппак белән Шапшак - Аппак и Шапшак» китаплары чыкты.

Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:

1 урын - Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы»;

2 урын - Әхәт Мушинскийның «Черный индюк, красные штаны...=Кара күркә, кызыл ыштан...»;

3 урын Рафис Корбанның «Куда уходит ночь?» китапларына бирелде.

Рөстәм Кутуйның «Сердитый трамвай», Борис Вайнерның «О дырках в зонтике и о других важных вещах» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урынга Әзһәр Шакировның «Язмыш»;

2 урынга Индус Таһировның «Без тарихта эзлебез»;

3 урынга Алла Сальникова белән Диләрә Галиуллинаның «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе - Татарская «Алифба»: история и современность» китаплары чыкты.

Альберт Гаделнең «Фокуслар энциклопедиясе», Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләр. Т.4» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урынны Юныс Әхмәтҗановның «Татарские национальные блюда»;

2 урынны Роман Почекаевның «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;

3 урынны Фәндәс Сафиуллинның «За свободу и равноправие» китаплары алды.

Нияз Халитнең «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

- Безнең бәйгеләр дә, премияләр дә күп. Аларның җиңүчеләрен комиссия билгели. Ә “Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләрне китапханәгә йөрүче халык сайлый. Шуңа да аның дәрәҗәсе югары, - диде Г. Тукай, М. Җәлил премияләре иясе, Татарстанның халык шагыйре, әлеге бәйгенең идея авторы Разил Вәлиев.

Шулай ук залда утыручылардан киләчәктә бәйгедә катнашучылар арасында классикларга аерым номинация булдырырга кирәк, дигән тәкъдим яңгырады.



“Ел китабы” – укучылардан бигрәк, язучылар өчен дә кирәк, дигән сүзләр дә булды. Шулай ук бәйгедә җиңүчеләр арасында быел Г. Тукай премиясенә дәгъва итүче Камил Кәримов белән Әхәт Гаффар да бар иде. Бу җәһәттән Разил Вәлиев Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителгәндә, язучының “Ел китабы”нда билгеләнүен таләп итеп куярга кирәк, дигән фикерен дә белдерде. Ә Халык язучысы булыр өчен Тукай премиясе алуы шарт булсын, дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар