Форумда халыкара дәрәҗәле әхлакый мода фестивале узачак. Анда Россиядән кала Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Индия, Марокко дизайнерлары катнашуы көтелә.
Казан «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI нчы Халыкара икътисадый форумын каршы алырга әзерләнә. Татарстанның визит карточкасы булган әлеге форум ислам дөньясының лидер хатын-кызларын берләштерүче халыкара мәйданга әйләнүен дәвам итә.
– Быелгы форум катнашучылар саны буенча рекорд куячак. Туксанга якын илдән егерме меңнән артык кунак каршы алачакбыз. Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән өченче ел рәттән уздырыла торган «Хатын-кыз карашы» трекы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» форумының төп юнәлешенең берсе булып торачак. Максатыбыз бер – Казанга бөтен дөньядан иң лаеклы, эшлекле эксперт хатын-кызларны җыю, – ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.
«Хатын-кыз карашы» трекы 14 май көнне старт алачак. Ул кунакларны рәсми кичке ашта сәламләү белән башланып китәчәк. Трек оештырылган мәйдан югары зәвыклы кибет, хатын-кыз нәрсә тели – шуны алып була торган бутик форматында булачак. Шул ук кичне халыкара дәрәҗәле әхлакый мода фестивале узачак. Анда Россиядән кала Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Индия, Марокко дизайнерлары катнашуы көтелә.
15 май көнне сессияләр үз эшен башлап җибәрәчәк. Аларның төп темалары – икътисадый үсештә хатын-кызның роле, уңыш, традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау, матурлык, мода, туклану. Форумның төп вакыйгаларының берсе – «Хатын-кыз карашы» трекының тантаналы ачышы да шушы көнне узачак.
«Хатын-кыз карашы» трекының югары ноктасы – халыкара премияләрне тапшыру тантанасы. Әлеге премияләр хатын-кызларның хәләл бизнес һәм хәйриячелек юнәлешендәге эшчәнлекләре нәтиҗәсе буенча тапшырылачак.
– «Хатын-кыз карашы» трекы эшлекле программасы белән генә чикләнми. Ул – үзе бер хәрәкәт, монда яңа инициативалар туа, партнерлык мөнәсәбәтләре ныгытыла, яңа хатын-кызлар дипломатиясе формалаша, – диде булачак форум турында Алсу Нәбиева. – Форумга әле бүген дә сайт аша теркәлергә мөмкин. Моның өчен катнашучыларның бизнес яисә эшмәкәкрлек белән шөгыльләнүе мөһим түгел. Безнең ишекләр һәркемгә ачык!
Фото: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк