Дмитрий Медведев “Татарстан китап нәшрияты” эшчәнлеген югары бәяләде

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Мәскәүдә ачылган “Кызыл мәйдан” китап фестивалендә “Татарстан китап нәшрияты” күргәзмәсендә булып, нәшрият эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бу хакта әлеге нәшрият генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.
“Кызыл мәйдан” фестиваль-ярминкәсе Пушкин туган көнгә һәм Рус теле көненә багышлап үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2015 нче елда уздырылган иде. Былтыр нәшриятлар күргәзмәләрен Владимир Путин карап бәяләде. Быелгы чарада исә Дмитрий Медведев катнашкан. РФ Премьер-министры Татарстан күргәзмәсе янында аеруча озак тукталып, нәшриятта эшләүчеләр белән әңгәмә корган.“Мин аны нәшрият эшчәнлеге белән таныштырдым, былтыр 200гә якын китап чыгуын әйттем. Ул гомуми тираж белән кызыксынды. Былтыр ярты миллионга якын дигәч, гаҗәпләнүен белдерде. Эшебезне югары бәяләде, “молодцы!” дип әйтте”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан, нәшрият күргәзмәдә быел кабат басылып чыккан “Моабит дәфтәрләре”н һәм герой шагыйрь турында төрле елларда чыккан башка китапларны да тәкъдим иткән. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашкан.
“Мин Дмитрий Медведевка Муса Җәлил турындагы китапларны күрсәттем, “Моабит дәфтәрләре” китабын бүләк иттем. Чулпан Мусеевна белән таныштырдым. Медведев, әтиегезне хәтерлисезме, дип, аның белән дә сөйләшеп алды. Безнең белән бер күргәзмәдә булган Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина нәшриятта чыккан милли китапханә турындагы альбом бүләк итте”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
Быелгы фестивальдә илнең 80 регионыннан 400 нәшрият катнаша. Чакырылган кунаклар арасында Евгений Евтушенко, Эдвард Радзинский, Михаил Веллер, Татьяна Устинова кебек язучылар белән бергә, “Зөләйха күзләрен ача” романы белән танылган Гүзәл Яхина да бар.
“Татар китап нәшрияты” былтыр ярминкәгә алып килгән китапларының 70 процентын сатып бетергән. Быел нәшрият гомуми авырлыгы 1 тонна булган 300 исемдәге китаплар алып килгән. Аларның 85 проценты - татар телендә.
“Чараның рекламасы да көчле булды, быел ярминкәгә килүчеләр бик күп. Шуңа күрә өметләр зурдан, күп китап сатарга өметләнәбез. Мәскәүдә яшәүче татарлар яңа китаплар белән танышу өчен махсус киләләр. Бу татарлар өчен үзе бер бәйрәм”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
“Кызыл Мәйдан” китап фестивале 6 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.