Дмитрий Медведев: «Иннополис үсеше өстендә эшләячәкбез»

Бүген Иннополис шәһәре технопаркында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев белән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашуы узды.
Искәртеп үтик, бүген Татарстанда яңа Иннополис шәһәре ачылды.
Очрашу башланганда, Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны яңа шәһәр ачылышы белән котлады.
“Бүген без нәтиҗәне күрә алабыз – заманча инновацион үзәк пәйда булды. Яңа шәһәр үсәчәк һәм Татарстанда, бөтен ил буенча югары технологияләр үсеше өчен ныклы нигез булып торачак. Бу дәүләт-хосусый партнерлыкның яхшы үрнәге. Без Хөкүмәт программасын кабул иттек, аны республика программасы белән ныгыттык, бик матур җир бүлеп бирдек, биредә яңа тормыш, заманча, яңа тарих барлыкка килде”, - дип билгеләп үтте Медведев.
РФ Премьер-министры Иннополис университетында күргәннәре буенча хис-кичерешләрен белдерде. “Бакалавриат эшли, халыкара профессура, яхшы тулай торак бар, хәзер кампус та булачак. Студентлар кампустан гына түгел, белем бирү дәрәҗәсеннән дә канәгать, ә бу - безнең киләчәк”, - диде Д. Медведев. Ул федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарларның бер өлеше Татарстан тарафыннан башкарылганын билгеләп үтте.
“Өч ел элек яңа шәһәр төзелеше турында карар кабул ителде, сез аның дөрес карар булуына ышандыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без үз программа продуктларын булдырырга тиеш, әлегә чит ил программа продуктлары бик күп, ә бездә потенциал җитәрлек”.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, кыска вакытта, барыннан да элек, Иннополис шәһәрен дөрес планлаштыра алдык, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, яңа шәһәр төзелеше һәм дизайны белән Россия белгечләре шөгыльләнгән.
“Иң мөһиме, теге вакытта сез университет төзелешен хупладыгыз. Ул әзер – бу әле 1,5 мең студентка исәпләнгән беренче комплекс, безнең бурыч - бу санны 5 мең студентка җиткерү”, - дип белдерде Р. Миңнеханов. Берничә айдан Иннополиста мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә әзер булачак. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме, биредә искиткеч инфраструктура.
“Безнең бурыч - бирегә Татарстаннан һәм Россиядән генә түгел, ә чит ил яшьләрен дә җәлеп итәрлек мохит тудыру. Республикадан күчеп китүчеләр дә биредә үзләренә урын табачак. Шуңа күрә, киләчәктә бу проект Россия Хөкүмәте химаясендә булуын теләр идек, ә без яхшы шартлар тудыру өчен, барлык көчне куячакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Без бергәләп Иннополис, технопарк һәм университет үсеше өстендә эшләячәкбез”, - диде Дмитрий Медведев.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/09/110288/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.