Логотип
Яңалыклар

Депутат-хатын-кызлар патриотик тәрбия бирү буенча иҗтимагый оешманың эшчәнлеген бәяләде

«Яшь танкист йорты» балалар-яшүсмерләр мәгариф үзәге базасында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышында яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Утырыш алдыннан парламентарийлар «Патриот» республика спорт-патриотик һәм егетләрне хәрби хезмәткә чакырылуга әзерләгән үзәк эшчәнлеге белән танышты. Үзәктә өлкән сыйныф укучыларының биш көнлек хәрби-ялан җыеннары, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиадалар, ярышлар уза. «Патриот» үзәгендә махсус җиһазландырылган уку, шул исәптән, медицина әзерлеге, компьютер, шулай ук хәрби хезмәт нигезләре сыйныфы оештырылган.

Моннан тыш, 550 кешелек йокы урыннары, ашханә, тренажер залы, электрон тир, скалодром, уку-тактик шәһәрчеге бар. Парламентарийлар вакытлыча тору шартлары, туклану режимы, җәйге профильле сменалар эше белән кызыксынды. Әзерлекнең  югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.


«Патриот» үзәге директоры Дмитрий Литвинов учреждениенең хәрби хезмәткә чакырылучылар җыела торган урын булуын да әйтте. «Барысы да безгә килә, контроль-медицина тикшерүе уза, биредә үк командалар төзелә, алар хезмәт итү урыннарына бара», – дип аңлатты ул. 


Моннан тыш, үзәк базасында «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия бирү укыту-методик үзәге эшли. Аның максаты – 10 нчы сыйныф укучылары белән җыеннар үткәрү. Узып баручы елда шундый 12 смена үткәрелгән, анда республика буенча 3 меңләп укучы биш көнлек җыеннарда булган. 
Күчмә утырыш Яшь танкист йортында дәвам итте. Ул әле быел октябрь аенда гына ачылган. Монда яшь армиячеләрне хәрби уку йортларына, шул исәптән, Казан танк училищесына керергә әзерлиләр. 


«Мәрхәмәт–Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үз чыгышында республикада укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшен югары дәрәҗәдә алып бару өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. 


Дәүләт Советы республикада гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте, икенче укылышы  парламентның чираттагы сессиясендә карала. 


Татарстанда патриотик тәрбия мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 750 гә якын иҗтимагый оешма эшли.

Дәүләт Советының матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар