Депутат хатын-кызлар Татарстанның Әтиләр советын торгыза

Хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе быел Татарстанның Әтиләр советы һәм социаль учреждениеләрдәге Попечительләр советлары эшчәнлегенә яңа сулыш өрәчәк.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, Татарстанда 2009 елда оештырылган Әтиләр советы нигездә Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре җирлегендә генә эшли. Бүгенге көндә Советны Чаллыда яшәүче күпбалалы гаилә башлыгы, 2014 елда “Ел әтисе” Бөтенроссия премиясенә лаек булган Юрий Соленов җитәкли. “Кызганычка, статистика соңгы елларда корылган гаиләләрнең 40 проценты таркалып баруын күрсәтә. Гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларга тәрбия бирүдә әтиләрнең роле зур. Көнүзәк социаль мәсьәләләрне чишкәндә “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе дә әтиләр көченә таянырга тели. Без бу хакта Татарстан Президентына мөрәҗәгать иттек, аңарда да хуплау таптык. Март аенда республика күләмендә әтиләр конференциясе уздырылачак. Тиздән Әтиләр советы бөтен район һәм шәһәрләрне колачлап тулы көченә эшли башлар дип өметләнәбез”, – дип хәбәр итте Татьяна Ларионова журналистларга.
Шулай ук быел “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлары социаль учреждениеләрдәге Попечительләр һәм Күзәтчелек советлары эшчәнлеген дә яңа дәрәҗәгә күтәрергә ниятли. “Без картлар йортларындагы Попечительләр советларыннан башларга булдык. “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе вәкилләре инде дүрт картлар йортындагы вәзгыятьне тикшерде, 17 картлар йортының барысын да йөреп чыгачакбыз. Әйтергә кирәк, бүген 150 Бөек Ватан сугышы ветераны картлар йортында яши. Попечительләр советын бездә финанс ярдәмен күрсәтүчеләр итеп кабул итәргә күнегелгән, бу алай түгел, Советларның эшчәнлеген төрләндерү бурычы тора. Муниципаль берәмлекләр белән аңлашу бар, бергәләп без картлар йортларында яшәү шартларын яхшыртуга ирешергә тиеш”, – ди Татьяна Ларионова.
Мәгълүм булганча, республика парламентындагы берләшмәгә унбиш депутат хатын-кыз керә. 2015 ел азагыннан Татарстан муниципаль шәһәр һәм районнарында да җирле депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәләре төзелде. 2016 елда башкарылачак уртак эш планы белән таныштырып, Татьяна Ларионова быел да “Мәрхәмәт-Милосердие” ятим балаларның торак-коммуналь хуҗалык өчен бурычларын бетерү һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү кебек аеруча авыр мәсьәләләрне күз уңында тотачагын ассызыклады. “Узган ел без торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны 16 миллион сумга киметә алдык. 22 районда бурычлар калмады, 12 районда чираттагы түләүләрне генә хәл итәргә кирәк. Вәзгыять Казан һәм Яшел Үзәндә катлаулы, республика буенча 52 миллион сум бурычның 30 миллионы – Казанга карый. Казан белән Яшел Үзән буенча аерым чаралар күрергә туры киләчәк. Иң мөһиме – бүген безнең ятим һәм караучысыз калган балаларның һәркайсы турында мәгълүматлар тупланды”, – ди “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе рәисе.
“Мәрхәмәт-Милосердие” 2016 елда бөтен министрлыклар, гаилә һәм балаларның иминлеген тәэмин итүче дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгытырга, халыкның социаль хәлен яхшырту өчен район һәм шәһәрләрнең сессияләрендә актив катнашырга һәм, катлаулы икътисади чорга карамастан, республикада хәйриячелек эшчәнлеген җәелдерүгә игътибарны арттырырга планлаштыра.
сылтама: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.