«Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы
Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары «Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында эшләүче «Хатын-кыз карашы» трегында катнашу өчен Казанга килгән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хатын-кызлары делегациясе әгъзалары белән очрашты. Хатын-кызлар делегациясен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Эшлекле хатын-кызлар советы (DBWC) рәисе Фәридә Әл Авадхи җитәкли. Очрашуда хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Без сезне Татарстан Республикасы парламентында сәламләвебезгә шатбыз, – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, кунакларга мөрәҗәгать итеп, – безгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хатын-кызлар хәрәкәтенең эш тәҗрибәсе, шулай ук хатын-кызлар арасында эшмәкәрлекне үстерү тәҗрибәсе кызыклы».
Алсу Нәбиева кунакларга депутатлар берләшмәсе эше турында сөйләде, Татарстан Дәүләт Советы депутатларының аерым игътибары социаль ярдәм, ата, ана һәм балачакны яклау, гаилә һәм никах институты, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә юнәлтелүен билгеләп үтте.
Алсу Нәбиева Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары хатын-кыз депутатларының дискуссия мәйданчыклары кысаларындагы уртак эшенә аерым басым ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ассызыклаганча, Татарстан парламенты төбәкара гына түгел, ә халыкара хезмәттәшлек өчен дә ачык. «Без, хатын-кызлар, депутатлар берләшмәсе дәрәҗәсендә дә, барлык депутатлар дәрәҗәсендә дә сезнең белән теләсә нинди мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер, Берләшкән Гарәп Әмирлеге парламенты делегациясен кунакка көтәбез. Бездә уртак темалар һәм мәсьәләләр күп булыр, аларны хәл итү сезнең һәм безнең эшчәнлекне тулыландырыр дип ышанам», – дип басым ясады Лилия Маврина.
Хатын-кызлар трегында катнашучылар икътисадта, иҗтимагый тормышта һәм гаиләдә хатын-кызларның әһәмияте, бу социаль рольләрнең балансын саклау мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар.
«Гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын саклау һәм үстерү мәсьәләләре бүген өстенлекле әһәмияткә ия, – диде ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, – хатын-кызның, сәясәт яки эшмәкәрлек белән шөгыльләнүенә карамастан, шулай ук яраткан һәм яратылган әни һәм хатын булып калуы мөһим. Казан форумы кысаларындагы очрашуыбыз җылы һәм файдалы булыр дип уйлыйм».
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Эшлекле хатын-кызлар советы (DBWC) рәисе Фәридә Әл Авадхи депутатларга кунакчыллыклары һәм аларның делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу аларның Татарстанга беренче сәфәре булуын билгеләп үтте. «Без мондый җылы кабул итүгә бик шатбыз, – диде Фәридә Әл Авадхи. – Татарстанга килүне түземсезлек белән шатланып көттек. Социаль проектлардан тыш, сез бик күп хәйрия проектларын гамәлгә ашырасыз, һәм бу бик зур эш. Социаль мәсьәләләр һәрвакыт булачак, чөнки безнең ярдәмгә мохтаҗлар күп. Ашамлык һәм судан тыш (база ихтыяҗлары), кешегә үсеш өчен корал буларак «кармак» бирү, аңа тормышта урын табарга, эш табарга ярдәм итү мөһим».
Әл Авадхи ханым бүген җәмгыятьтә хатын-кызның роле артуына басым ясады. «Нәкъ менә хатын-кызлар тормышка үзгәрешләр кертә, – диде ул. – Әгәр дә без имин тормыш алып барырга телибез икән, безнең гаиләбез сәламәт булырга тиеш, бу, үз чиратында, безнең икътисадны нәтиҗәле итәчәк. Һәм бу очраклы түгел. Хатын-кызлар балаларын тәрбияли, аларга төп кыйммәтләрне сеңдерә, аннары алар бөтен гомерләрен шул рәвештә үткәрәчәк».
Очрашу кысаларында хатын-кызлар трегында катнашучылар хатын-кызлар иминлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, бергәләп эшләргә туры киләчәк проблемалы юнәлешләрне билгеләделәр. Бу темалар шулай ук «Хатын-кыз карашы» трегы сессияләрендә дә кузгатылачак, аны ачу 15 майда 10:30 сәгатьтә «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында булачак.
Очрашуда БГӘ ягыннан – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Эшлекле хатын-кызлар советы (DBWC) рәисе Фәридә Әл Авадхи, Sabayon Cafe оештыручысы һәм хуҗасы Хәлимә Али Саиф Алетер Әдханхани, Эшлекле хатын-кызлар советы әгъзасы Ясмин Сәлман, эшмәкәр Мазна Мокасса Әлсамахи; Татарстан Республикасы ягыннан – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Алсу Нәбиева, Светлана Захарова, Ольга Воронова катнашты.
Кунаклар өчен Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды. Алар парламент үзәгендә, утырышлар залында, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булдылар, шулай ук мактаулы кунаклар китабында язу калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк