Чехиядә Прага янындагы Бубовице авылында яшәүче татарларның чираттагы Сабан туе узды.

Якшәмбе көнне төш вакытында бирегә Чехия, Словакия, хәтта Голландиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән, бәйрәмгә 250ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, кырым татары, әзәрбайҗан, төрекмән, руслар бар иде.
Бәйрәмгә беренче тапкыр Төркиянең Чехиядәге илчесе Әхмәт Неҗати Бигалы килде. Әхмәт бәй Сабантуйда катнашучыларны бәйрәм белән котлап, татарлар һәм башкортлар, төрек, үзбәк, кыргыз, казакъ, гомумән, бар төркиләр бер агачның ботаклары кебек яшәргә, безнең тарихыбыз уртак, мәдәниятебез уртак, без бердәм булырга тиеш, дип Чехиядә яшәүче татарларга мул һәм бәхетле тормыш теләде. Әхмәт әфәнде Бигалы Казан турында күп ишеткәнен һәм якын арада Татарстан башкаласын барып күрергә теләгәне турында җиткерде. Илче әфәнде башыннан ахырына кадәр бәйрәмне зур кызыксыну белән күзәтте, җирле татарлар белән аралашты.
Бәйрәмдә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлау хаты укылды. Анда әйтелгәнчә, Сабан туенда татар халкының иң күркәм сыйфатлары –хезмәт сөючәнлеге, җиңүгә омтылучанлыгы һәм кунакчыллыгы чагылыш таба.
Прага Сабан туенда бу юлы да Казаннан килгән кунак бар иде - җырчы Айгөл Хәйри татар җырлары белән бар халыкны әсир итте. Ул “Туган ил”, “Кояшлы вальс”, “Аккош күле”, “Ак чәчәкләр”, “Яшьлегем хисләре”, “Инеш”, “Көймә килә”, “Кошлар тынды”, “Су буйлап” җырларын, ә төрек кунаклары өчен махсус “Оныт, узсын” дигән төрек әсәрен башкарды.
Быел Сабантуйда танылган кырымтатар аккордеончысы Сервер Абкеримов та үз милли җырларын, аерым алганда, туйларда яңгырый торган "Хайтарма" көен яңгыратты. Күпләр кырымтатар музыкасының бу кадәр дә моңлы булуын белмәвен әйтте.
Билгеле җырчылар белән бергә, быел Сабантуйда балалар да җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте. Камилә Гыйльфанова “Җәйге яңгыр” дигән җыр башкарды, соңрак аңа кушылган Бибисара һәм Мәрьям белән бергәләп “Әни кирәк” җырын җырладылар.
Җырлы-биюле тамашалар уеннар белән үрелеп барды. Сабан туенда аркан тартышу, капчык киеп узышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар аеруча кызыклы булды. Бу уеннарда хатын-кызлар белән ирләр арасында бер-берсен уздырып ярышу күзәтелде. Шул ук вакытта балалар һәм яшьләр тиз арада бер-берсе белән танышып, инде кунакка йөрешү турында планнар кора башлады.
Көнчыгыш Европада яшәүче татарлар өчен җыр-биюләр дә, тәмле итеп пешерелгән татар тәм-томнары да бик тансык булып чыкты. Бирегә һәркем үзе берәр ризык пешереп килгән иде. Өстәл чәк-чәк, кош теле, баллы бәлешләр, кырымтатарларның күбитэ кебек ризыклардан сыгылып торды. Махсус Сабан туена дип “күмерле” самавырларда чәй кайнатылды. Башка милләт вәкилләре аларны бик яратты һәм татарларның ашлары, гореф-гадәтләре белән кызыксынды.
Сабан туе күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/08/110231/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.