Логотип
Яңалыклар

Булачак студентларга: журналист булырга теләсәгез, грант отып, бушлай укый алачаксыз

Быелдан башлап Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә татар журналистикасы буенча бушлай белем алып булмаячак – бюджет урыннары кыскартыла. «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итәргә тели. Бу хакта журналистларга телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов матбугат конференциясендә хәбәр итте.
 
135 мең сум. Татар журналистикасы бүлегендә белем алырга теләсәң, хәзер бер елга менә шуның кадәр акча түләргә кирәк булачак. Дөресен әйтергә кирәк – аз түгел. Димәк, кайбер сәләтле балаларга бирегә юл ябылачак. Нәтиҗәдә, бик тиздән белгечләргә, чын мәгънәсендә, кытлык килеп туачак.
 
«Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, республика каналы өчен югары белемле кадрлар әзерләү максатыннан, өч сәләтле баланы сайлап алып, аларның белем алуы белән бәйле чыгымнарын үзе күтәрергә җыена.
 
Кемнәр булыр ул әлеге 3 бәхетле студент? «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе грантын кемнәр алыр?
 
«Татарстан-Яңа гасыр» шул уңайдан конкурс игълан итә.
 
Аның шартлары болайрак.
 
Беренчедән, бәйгедә татар телен камил белгән 11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларның инде иҗади яктан ниндидер тәҗрибәләре булу кирәк: мәкалә (шигырь) язып караган, видеоматериал ясап караган булулары. Грант алырга теләүчеләр рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшырырга тиешләр.
 
Иҗади бәйге 3 турда үтә.
 
1 тур – читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен «Якын дустым» дигән темага эссе язарга кирәк (14 нче шрифт, 1,5 интервал, 3 бит). Эссены 19 апрельдән дә соңга калмыйча pr tnv@mil.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
 
2 турда да читтән торып уза. Ул «Мин – кадрда» дип атала. Үзенчәлекле итеп үзең белән кадрда таныштыру сорала. (мобиль җайланмага төшерелергә, 2 минуттан артмаска тиеш). Бу иҗади эшне 26 апрельдән дә соңга калмыйча, шул ук адрес белән җибәрергә кирәк булачак.
 
3 тур – телекомпаниядә үтә. 11 май көнне «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә килергә кирәк булачак (Казан, Шамил Усманов урамы, 9 нчы йорт). Бу турга узучылар интервью алуда осталыкларын күрсәтергә тиеш булалар.
 
Бәйгегә йомгак 2018 елның 15 маенда ясалачак.
 
Конкурсның шартлары белән тулырак «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе сайтыннан танышырга була.
 
Хыялга юл бүгеннән ачыла – мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар