Логотип
Яңалыклар

Бу ялларны Себер татарлары ничек уздырды?

Бүгенге көндә Көнбатыш Себер төбәгендә – Сургут, Лянтор, Покачи, Лангепас, Когалым, Түбән Варта һәм башка шәһәрләрдә татар-башкорт халкын берләштергән оешмалар гөр килеп эшләп тора. 

Лянтор шәһәрендә Михайлова Миләүшә җитәкчелегендәге иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы «Мәгъфүргә АТКАЗАНГАН ӘРТИС исеме бирелде» дип аталган театральләштерелгән юмористик хәйрия концерты оештырды. Өч сәгатькә сузылган чараны тамашачы бик җылы кабул итте. Залда алма төшәрлектә урын юк иде. «Әлеге хәйрия концертыннан кергән акчаны тулысынча шәһәребездәге эшли торган мәчеткә һәм «ӘЛ-МОХТАР» мәчете төзелешенә тапшырдык», – ди әлеге чараны башлап йөрүче Миләүшә ханым. Билгеле инде бу хәйрия концертын оештыручы, катнашучыларның саны бихисап, аларны исемләп аерым язып бетерү мөмкин түгел. Теләктәшлек күрсәткән һәммәсенә Ходай тормышларында уңышлар гына юлдаш итсен. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.

Ә Лангепас шәһәрендә эшләп килүче «Якташлар» җәмгыятендә халыкка хезмәт итүче дусларыбыз исә «Дуслык җыры-11» дигән бик күркәм фестивальне үткәреп җибәрде. Балалар, яшьләр арасында оештырылган әлеге фестиваль тирә-якта яшәүче татарларны берләштерде, яшь талантларны тагын бер кат барлады.

– Фестивалебездә быелгысы яшьләрнең аеруча күп булуы белән башка елгы фестивальләрдән ныграк аерылды. Покачи, Нефтеюганск шәһәреннән килгән дусларыбыз бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Мин безне хөрмәт итеп килгән дусларыбызга, фестивальдә катнашучыларга чиксез зур рәхмәтемне әйтәм. Аларның һәркайсы бар эшләрен ташлап, безне хөрмәт итеп, ерак аралардан киләләр. Ярдәм итәләр. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп, аралашып, ешрак очрашып, туганлашып яшәсәк без тагын да татар мәдәниятын-сәнгатен саклап калуда, үстерүдә үз өлешебезне кертеп, аны чит төбәктә киләчәк буынга тапшырып кала алачакбыз, – дип үз фикерләре белән бүлеште милләттәшем Роза ханым Низамова.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар