Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XII халыкара театр фестивале ачылды. Фестивальне ачу тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.
Әлеге чарада катнашкан ТР мәдният министры Айрат Сибагатуллин: «Бу бәйрәм безнең халыклары берләштерә. 12 нче тапкыр уздырылса да, беренче тапкыр үткәргән кебек дулкынландырыла», - дип сүз башлады һәм ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.
«Сезне Татарстан башкаласы - меңьеллык Казанда чын күңелдән сәламлим. «Нәүрүз» хәрәкәте безне үзенчәлекле булуы һәм бай репертуары белән шатландыра, иҗади аралашу өчен уңайлы шартлар тудыра, театр сәнгате аша рухи яктан якынайта, төрки һәм башка халыклар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуга булыша. Быел «Нәүрүз» фестивале Казакъстан Республикасы театр мәдәниятенә багышланган. Алматы, Астана, Актау шәһәрләре театрлары мавыктыргыч сәхнә әсәрләре аша безне бай казакъ сәнгате белән якыннан таныштырачак, - диелә анда. - Фестивальдә шулай ук төрки театр дньясының алдынгы коллективлары иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк, Европа һәм Азиядән килгән хөрмәтле кунаклар катнашачак. Сәхнәбездә беренче тапкыр Кырым татарлары театры артистларын күрүебезгә без аеруча шат. «Театр үсеше юнәлеше: Шәрык-Гареб» фәнни-гамәли конференциясендә сәхнә сәнгатенең алдынгы теоретиклары һәм практиклары катнашуы көтелә. «Нәүрүз» фестивале аша Татарстан һәм Казан халыкара театр үзәге статусына ирешә. Быел башкалабызда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты да узачак. Әлеге ике чара дуслык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертер дип уйлыйм. Ышанам: «Нәүрүз»дә катнашучыларның саны ел саен артачак, фестивальне зур киләчәк көтә. Кадерле дуслар, барыгызга да бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗади ачышлар һәм онытылмас очрашулар телим!» - диелә Татарстан Республика лидеры Р. Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
Чарада Кырым Республикасы парламенты җитәкчесе урынбасары Ремзи Ильясов та чыгыш ясады һәм, фестивальнең алдагыларының берсе Кырым татарларына багышлансын иде, дигән үтенечен җиткерде. «Мин мондый форумнарда еш булам. Бу фестивальгә без «Аршин мал алан» спектаклен алып килдек һәм сезне шул спектакльдә көтеп калабыз», - диде. Ул шулай ук Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Башка төбәкләрнең Татарстаннан үрнәк алуларын да Кырым татарлары телендә искәртте ул. «Бер-беребезне онытмыйк. Безнең телебез һәм тамырларыбыз бер. Яшәсен төрек дөньясы, яшәсен Татарстан!» - дип тәмамлады ул чыгышын.
Тантанада Казакъстан мәдәният һәм спорт министры котлавы да яңгырады. «Безнең халыклар арасында сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар багланышларның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Төрки халыкларны гаять бай мәдәни мирас берләштерә. Инде 20 елдан артык уздырылып килгән әлеге бәйрәм дә - моның ачык мисалы. Быелгы фестивальнең Казакъстанның театр мәдәниятенә багышлануы безнең театр коллективлары өчен аерым әһәмияткә ия һәм гаять зур хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора, - диелә сәламләүдә. - Мондый күркәм чараларны оештыру алга таба да иҗади башлангычларны ныгытуга, милли театр сәнгатен үстерүгә этәргеч бирер һәм дөньяга яңа талантларны бүләк итәр дип ышанам.»
«Нәүрүз»нең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе, Шекспир иҗаты буенча белгеч Алексей Бартошевич фестивальнең елдан-ел үсүен ассызыклады. «Нәүрүз»нең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә фестиваль ачылышына килүчеләрне сәламләде. Чыгышлардан соң тамашачыларга М. Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт драма академия театрының Иран Гайып әсәре буенча куелган «Коркыт тәүбәсе» спектакле күрсәтелде.
Искәртеп үтәбез: быелгы «Нәүрүз» Казакъстан театр сәнгатенә багышлана. Бу юкка гына түгел, чөнки «Нәүрүз» фестиваленың беренчесе дә нәкъ Казакъстанда узган булган. Әлеге дәүләттә 55ләп театр эшли, алар 6 телдә уйный. Фестивальдә шул дәвердә Казакъстанның 15тән артык театры катнашкан. Гомумән алганда, фестиваль программасы кысаларында, тамашачыларга 17 спектакль тәкъдим ителү күздә тотыла. Казан тамашачысы Башкортстан, Чувашия, Симферополь, Әзербайҗан, Саха (Якутия), Үзбәкстан, Төркия һ.б. төбәкләр һәм илләрнең театрлары белән якыннанрак таныша алачак.
Сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/01/109992/
Комментарий юк