Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары татар халкына мөрәҗәгать кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары пленар утырышта татар халкына мөрәҗәгать кабул итте.
"Кадерле милләттәшләр!
Татар халкы – күпгасырлык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган дәүләтле халык. Бөтен җиһан буйлап таралып яшәгән татарлар һәркайда төрле халык вәкилләре белән дус яшәргә, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга омтыла. Бу – безнең халыкка хас төп үзенчәлек.
Ата-бабаларыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, яшь буыннарга җиткергән хәлдә генә без үзебезне бердәм милләт итеп хис итәбез. Гасырлар дәвамында зур югалтулар һәм олуг җиңүләр аша камиллеккә һәм яңа казанышларга ирешеп ныгыган татар рухы безне берләштерә һәм бербөтен булып яшәргә көч бирә.
Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге формалашу чорында чирек гасыр дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы олы юл үтте. Ул юлның әһәмияте һәм нәтиҗәсе – бәһаләп бетергесез. Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар, төп үзенчәлекләрен югалтмыйча, үзара берләшә алды.
Россия Федерациясе – ныклы үсештә булган көчле дәүләт. Ул – безнең тарихи Ватаныбыз, биредә, күпмилләтле уртак гаиләбездә, халыкларга яшәү һәм хезмәт итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бары тик көчле Россия генә Татарстанның киләчәктә уңышлары һәм татар халкының этник-мәдәни үсеше нигезе булып тора.
Татар халкының абруе күп очракта республикабызның һәм аерым ватандашларыбызның төрле өлкәләрдәге казанышларына бәйле. Алар – безнең горурлыгыбыз. Татар халкының һәм Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкларның эш сөючәнлеге һәм фидакарь хезмәте югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең танылган лидерларыннан һәм алдынгы үсештә булган субъектларыннан берсе, ул халыкара мөнәсәбәтләрдә актив катнашучы.
Гомуми глобальләшү һәм дөньяви мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе татар халкы өчен дә олы сынау ул. Мондый шартларда борынгыдан килгән мирасыбызны саклау, арттыру, киләсе буыннарга тапшыру өстәмә кыенлыклар тудыра. Шуңа да телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны, тарихыбызны саклап калу һәм аны балаларыбызга тапшыруның заманча юлларын эзләп табу бик мөһим. Төп максатыбыз – милли үзенчәлегебезне югалтмау һәм моның өчен һәркем үз көченнән килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.
Кадерле милләттәшләр! Бердәм булып, бөтен дөнья татарлары үзара ярдәмләшеп яшәсәк, тарихи һәм рухи ватаныбыз Татарстан белән бергә булсак кына, юлыбыздагы бөтен авырлыкларны җиңәрбез, югары максатларга ирешербез, дип ышанабыз.
Милләтнең көче – халык бердәмлегендә!", - диелә мөрәҗәгатьтә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/03/145628/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.