Логотип
Яңалыклар

Бозлы су астында – 10 сәгать!

 
Бу көннәрдә Казанда зур вакыйга булды: Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары дөнья рекорды куйды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агенлыгында узган матбуган конференциясендә хәбәр иттеләр.  

 

Дүрт аквалангист егет – Руслан Гыйлфанов, Максим Астахов, Игорь Артемьев һәм Денис Решетов боз белән капланган Изумрудное күлендә су астына чумып, иртәнге 9 сәгать 40 минуттан кичкә – 19 сәгать 45 минутка кадәр булдылар. Ягъни  10 сәгать 5 минут!  

Егетләрнең берсе –  Максим Астахов сөйли: 

– Узган ел без бозлы суга чумып, тоташ 6 сәгать торган идек. Шуңа күрә, баштагы алты сәгать чагыштырмача җиңелрәк узды: чөнки аның ничек буласын инде беләбез. Ә аннан соң үз-үзең белән көрәш башланды. Барысын да ташлап, тизрәк өскә  күтәреләсе килә. Әмма яныңдагы иптәшләреңә карыйсың да: «Алар утыра бит, ә син ник түзмәскә тиеш?» – дип уйлыйсың.  

Иртәнге якта җиңелрәк булды – боз астына да азмы-күпме яктылык керде. Аннан, көн кичкә авышкач, фонарьләр кабыздык. Соңгы 40 минутта, гомумән, бергәрәк булырга тырыштык.  

Ун сәгать буе ашамыйча торып булмый – егетләргә су астына контейнерларда ризык та төшерәләр. Теш пастасы кебек сыгып чыгарыла торган савытларда була ул. «Миңа груша пюресы эләкте, ошамады, ләкин ашарга туры килде», – диде Максим.  Җылы чәйне дә аларга, шешәгә салып, су астына контейнер белән төшерәләр.  

– Рекорд өчен генә рекорд кую түгел бу, – диде  фәнни-тикшеренү отрядының җитәкчесе Дмитрий Шиллер. – Егетләр су астында тик ятып кына тормады. Бу вакыт эчендә алар төрле тикшеренүләрдә катнашты. Төрле техниканы сынап карау да булды. Һәм боларның барысы да – Арктикага экспедиция өчен әзерлек эшләре. Анда, күпкә кырыс шартларда, төрле очраклар килеп туарга мөмкин. Ул ситуацияләрне монда эшләп карау күпкә җиңелрәк.  

Матбугат конференциясендә чыгыш ясаучылар, бу рекорд – айсбергның өске өлеше генә, диделәр. Моңа ирешү өчен отряд эзлекле рәвештә күнегүләр алып бара: алар һәр якшәмбе диярлек су астына чумалар. Кайвакыт – ешрак та. Дайвинг белән шөгыльләнү өчен кешенең физик сәламәтлеге бик нык булырга тиеш. Суга чумганда, дайверның өстендәге махсус киемнең авырлыгы гына да 20 килограммнан арта, шуның янына 70-80 килограмм техниканы да өстәргә кирәк. Әмма проектны оештыручылар әйтүенчә, иң авыры – салкынга түзү. Шуңа күрә,  аквалангист егетләр: «Суык – акуладан да яманрак», – диләр.  

Су өстенә иң беренче булып Руслан Гыйлфанов күтәрелгән. Егетләргә шунда ук җылы шулпа эчергәннәр. Аннан соң алар төне буе табиблар күзәтүе астында булганнар.  

Казан  аквалангистлары ясаган рекорд рәсми рәвештә теркәлгән. Моның өчен Татарстанга Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясенең директорлар советы әгъзасы Божана Остоич килгән. 

– Мин егетләргә сокланам! Бу чын мәгънәсендә батырлык! – диде ул.  

 фото:http://sdelanounas.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар