«Большая книга» – Казанда

Татарстан кабул иткән кунаклар арасында «Большая книга» бәйгесенең финалистлары – «кыска исемлек»кә эләгүче язучылар Алексей Варламов («Алексей Толстой» биографиясе, 2007; «Мысленный волк» романы, 2015), Майя Кучерская («Тетя Мотя» романы) һәм Гүзәл Яхина («Зулейха открывает глаза» романы) бар. Очрашулар, китапларны тәкъдим итүләр 11-13 ноябрь көннәрендә Казанда, Яшел Үзән шәһәрендә, Лаеш һәм Байлар Сабасы районнарында узачак.
Әле беренче романы гына дөнья күргән Гүзәл Яхинаның шушындый дәрәҗәле кунаклар арасында булуы, Россиянең иң зур әдәби премиясенә дәгъва кылуы безнең өчен бигрәк тә сөенечле. Гүзәл – Казан кызы, ул монда туып-үскән. Аны татар укучысы белән иң беренче булып «Сөембикә» журналы таныштырды. Романыннан өзекләрне дә татарчага тәрҗемә итеп укучыга тәкъдим итүчеләр без булдык. Сүз уңаеннан: бу килүендә Гүзәл Татарстан китап нәшрияте белән романын татарчага тәрҗемә итү турында килешү дә төзеп китәчәк. Ә иртәгә аны Саба халкы белән очрашу көтә. Аның нәсел тамырлары да Саба белән бәйле.
Гүзәл Яхина турында «Сөембикә» журналында дөнья күргән язма һәм аның «Зөләйха күзләрен ача» романыннан өзекләр белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=1007
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.