Республикада соңгы ун ел эчендә Бөек Ватан сугышы ветераннары сигез тапкырга кимегән. Бүген Татарстанда 9088 ветеран яши. Шулардан 116 сы гына Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга медаль һәм мактаулы исемнәр бирү каралган.
Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итүенчә, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре булдырылган. Аларны инде ияләренә тапшыра башлаганнар. Шулай ук барлык ветераннарга «Почетлы гражданин» исеме биреләчәк.
Бәйрәм уңаеннан федераль түләүләрдән тыш, ветераннарга республика бюджетыннан да ярдәм каралган. Сугышта катнашучыларга, Ленинград блокадасында, концлагерьда булучыларга бер тапкыр 50 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарның тол калган хатыннарына унар мең сум биреләчәк.
Фото: ТР Министрлар Кабинетының рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк