Безне нинди үзгәрешләр көтә?

Безне быел нинди үзгәрешләр көтә? Нәрсәгә әзер булып торырга? Күп балалы әниләрнең, өлкәннәрнең, физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең хәле тагын да катлауланмасмы?
Берсеннән-берсе уйландырырлык сорауларны Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы ЗАРИПОВАга юллыйбыз.
Ниһаять, быелның гыйнвар аеннан әле 2013 елның 28 декабрендә үк кабул ителгән «Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында»гы федераль закон көченә керде. Шуның нигезендә «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә кайбер мәсьәләләрне көйләү турында» Татарстан Республикасы законы һәм берничә норматив-хокукый акт кабул ителде. Бездә пенсиясе аз булган пенсионерларга бушлай социаль хезмәт күрсәтү каралган. Әгәр дә ул элек кереме 5709 сумнан түбән булган кешеләргә генә күрсәтелсә, хәзер инде андый кадер-хөрмәтне кереме 8563,5 сумнан түбән пенсионерлар да күрәчәк. Шушы уңайдан кертелгән яңалыкка гына игътибар итик: элек ата-аналарга 15 яшькә чаклы булган авыру баланы караган өчен пособие түләнсә, бу елның 1 гыйнварыннан ата-аналар балага 18 яшь тулганчы пособие алачак. Балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәмнең артуын да әйтик: бала тугач та бер мәртәбә бирелә торган ярдәмнең күләме хәзер 14497,8 сум тәшкил итә; баласы яшь ярымга җиткәнче өйдә утыручы әниләргә ай саен: беренче балага – 2718,3 сум, икенче һәм аннан да күбрәк балалы әниләргә – 5436,7 сум акча бирелеп барылачак. Әйтергә кирәк, Ана капиталының суммасы да артты – ул 453026 сумга җитте. Россия Федерациясендә иң аз хезмәт хакы 5965 сум булса,
Татарстанда ул икътисадның казнаныкы булмаган секторларында эшләүчеләр өчен 6420 сумны тәшкил итә. Күп булмаса да, аермасы бар һәм ул безнең файдага.
Язманың дәвамын «Сөембикә» журналының гыйнвар саныннан укый аласыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.